#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Моң яратабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

24-13* Безнең Муллаш авылында төрле милләт халкы, Аллага шөкер, тату яшибез. Авылда яраткан җырчыбыз Луиза Ильясова һәм Каскара авылыннан “Сердәш” фольклор-этнографик төркеме концерт программасы белән чыгыш ясадылар (рәсемдә). Авыл халкы алкышлап, яраткан җырларны тыңладык. Луиза ул безгә үз кешебез шикелле - Өлкәннәр көне бәйрәменә үзенең җырларын бүләк итә. Луизаның ярдәмчесе – яшь җырчы Эльвир Бабушев һәр кешенең күңеленә сеңдереп тамашачылар сораган җырларны башкарды. Бу яшь җырчыга өмет бар. 10нчы сыйныф укучысы Руслан Алиев башкарган биюләр дә һәркемгә ошады. “Сердәш” төркеме башкарган чия җыю күренеше бик ошады. Бу артистларның барысына да иҗади уңышлар теләп озатып калдык.

* Җиңү бәйрәме мәчет янында, киң мәйданда булды. Аны мәктәп укучылары башлап җибәрделәр. Авыл хакимияте җитәкчесе Дамир Нәҗметдинов татар һәм рус телләрендә әйбәт итеп сөйләде. Зур концерт программасын Әбүзәр Миннебаев башлап, үзенең тальян гармунында сыздырып, “Карлыгач” уен-корал балалар ансамбле дә чыгыш ясады. Бу кызчыклар биергә дә оста икәннәр.

Январь аенда Төмәннән безнең авылга Диана Гатауллина мәдәният йорты җитәкчесе булып эшкә килде. 7 кызны биергә өйрәткән, оста биюче, авыл халкына бик ошады. Шулай ук һәр тантанада катнашучы, 19 ел эшләп торучы “Хозяюшка”лар да рус һәм татар телендә җырлар, шигырьләр башкардылар.

Авыл китапханәсе мөдире Тәския Нәҗметдинова кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлады. Бу кичәдән һәркем шат булып таралдылар. Оештыручыларга зур рәхмәт.

* 10 май көнне кичен клубта тагын бер зур концерт булды. Татарстанда белем алучы Рада Глазырина иҗатташ дуслары белән кунакка килделәр. Якташларын онытмый Рада – молодец!

* Безне Акъяр авылы артистлары да матур концерт белән шатландырдылар. Концертны оештыручы мәдәният йорты җитәкчесе Ачилә Сагидуллина белән Фирдания Ихсанова халык җырларын шундый көчле, моңлы тавыш белән башкарганнарын бик яратып, көчле алкышларга күмдек. Ә инде өч тула гармунында алыштырып төрле тезмәләр һәм бию көен башкарганда, безнең чибәр, биюче малаебыз Риян Хәлиуллин үзе сәхнәгә чыгып, бик әйбәт итеп төйдереп биеп күрсәтте.

Ә Гали Мирасов җырлап кына түгел, мәзәкләр сөйләп тә халыкны көлдерде. “Акъярлылар” бию төркеме җитәкчесе Тәнзилә Степанова җырлап та күрсәтте. Кызларның биюләрен халык бик яратты.

Аларга булган зур рәхмәтебезне алкышларга күмеп, аягүрә басып җиткердек. Менә шулай безнең авыл халкы җыр-моң ярата.

Мәрьям ЗӨЛБОХАРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836