Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Могҗиза-иҗади остаханә” фестивале уңышлы үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

44-6Бу көннәрдә Ә.Аширбәков исемендәге Ямбай урта мәктәбендә “Могҗиза-иҗади остаханә” дип аталган фестиваль узды. Фестиваль кысаларында махсус рәвештә оештырылган ике күргәзмә кунакларның игътибарын үзләренә җәлеп итте. Беренче күргәзмәдә “Таң йолдызы” өлкә, район конкурсларында һәм регионара узган төрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган Черняевлар гаиләсенең табигый материаллардан ясалган иҗат җимешләре бирелгән иде.

Аларның кул эшләре белән танышканнан соң, кунаклар кызыксынып 6 “А” сыйныф укучысы Лиана Тузмөхәммәтованың рәсемнәреннән төзелгән “Тылсымлы пумала” күргәзмәсен (рәсемдә) карадылар. Белгәнебезчә, Лиананың ясаган рәсемнәре район, өлкә бәйгеләрендә гел призлы урыннар ала. Ул ике ел рәттән Бөтендөнья татар Конгрессы оештырган “Бәхетле балачак” Бөтенроссия балалар иҗаты интернет-бәйгесендә катнашып, 2нче һәм 1нче урыннар яулады. Шунысы да бик мөһим: күренекле драматург, прозаик, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның портретын карандаш белән оста ясаганы өчен күренекле шәхесебезнең кызы Әлфия ханымның махсус бүләгенә дә ия булды.

Күргәзмәләрдән көчле тәэсир алган кунаклар өчен бинаның икенче катында 6 “А” сыйныфы укучылары сәнгатьле итеп фестиваль темасын яктырткан шигырьләр сөйләделәр. Чара барышында 5 секция эшләде, аларны Ямбай мәктәбенең элекке укучылары һәм укучыларның ата-аналары җитәкләделәр. “Балчык белән эшләү”челәр төркемендә Төмән мәдәният һәм сәнгать институтының “Декоратив-кулланма сәнгате” кафедрасы доценты Гүзәл Мөхәммәтшина мастер-класс уздырды. “Сәйләннән үреп ясау” секциясендә Алинә һәм Эльмира Хәлимовалар бизәкле беләзек, муенса үрергә өйрәттеләр. Гүзәл Назарова озын чәчле кызларга чәч үрү серләрен күрсәтте (рәсемдә). Ирина Черняева табигый материаллар белән бизәкләнгән тартмачыкны ничек ясарга кирәклеген аңлатты. Ә физкультура укытучысы Наталья Хуҗәхмәтова һәркемне сәламәт тормыш алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Укучылар, ата-аналар секцияләрдә тәкъдим ителгән биремнәрне бик теләп, зур кызыксыну белән башкардылар, шуңа да әлеге чара бик күңелле узды. Үзенең фикерләре белән уртаклашып мәктәп директоры Альбина Мануил кызы Тимшанова: “Бу фестиваль мәктәптә 2 мәртәбә үткәрелә. Үткән ел фестиваль темасы китапка багышланган булса, быел аны бераз киңәйтеп, төрле темалар, юнәлеш, алымнар белән баетып “Могҗиза-иҗади остаханә” дигән исем белән оештырдык. Шулай ук бу эшкә ата-аналарны да җәлеп иттек.44-5 Алар безнең тәкъдимне кире какмыйча, хуплап, һәръяклап булышалар, актив катнашалар. Форсаттан файдаланып, аларга рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләрбез дип өмет итәбез. Гомумән алганда, әлеге фестиваль – укытучы, укучы, ата-аналар белән үзара ярдәмләшеп эшләргә, тәҗрибәләр белән уртаклашырга һәм үзебезне бербөтен итеп тоярга менә дигән мөмкинлек бирә. Шулай ук активлык, креативлык, үзенчәлеклелек өчен күргәзмәдә катнашучыларга рәхмәтебезне аерым белдерәбез. Аларның кул эшләре һәркемгә иҗат итәргә илһам, күптөрле яңа идеялар бирә”, - дип фестивальгә нәтиҗә ясады.

Лариса ТУЗМӨХӘММӘТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836