Материалы

Могҗизалы бакча булган бу!

последние и лучшие новости искусства в мире

37-7Ялутор районының Яңа Атьял урта мәктәбенең структур бүлекчәсе – Калмаклар-Кызыльяр балалар бакчасы район күләмендә үткән «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик һәм хезмәт тәрбиясе формалаштыру буенча иң яхшы «Могҗизалы яшелчә бакчасы» танып белү-тикшеренү проекты” бәйгесендә җиңеп чыгалар. 1 урын алу җиңел бирелми. Аның биремнәрен үтәү өчен яздан җәй тәмамланганчы тырышырга туры килә.

Иң элек балалар бакчасы тәрбиячеләре Галия Хөснетдинова, Гөлнара Сирачева, Рузилә Бакиева «Колобокның гаҗәеп бакчасы» дигән экологик проект төзиләр. Аның актуальлеге шунда: әйләнә-тирә мохит балаларга үсәргә мөмкинлек бирергә тиеш. Ә табигать күренешләрен һәм объектларын күзәтеп, бала үз белемнәрен баета. Бала кайбер сорауларга җавап таба алсын өчен, балалар участогы территориясендә мини яшелчә бакчасы оештыру турында карар кабул ителә.

- Балаларның кызыксынуын канәгатьләндерү, активлык һәм фикер йөртү күнекмәләрен тәрбияләү һәм эзләү-тикшеренү эшчәнлеге өчен шартлар тудырдык. Балалар бакчада эксперимент, күзәтү, өйрәнүдә актив катнаштылар.

Шулай итеп, төрле культураларны карау, хезмәт күнекмәләре формалаштыру уңай булды.

Проектның максаты: балаларның үсемлекләр, тере организмнар, аларның үсүе һәм үсеше өчен кирәкле шартлар турындагы күзаллауларын киңәйтү. Балаларның әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрен, күзәтүләр, тәҗрибәле эксперименталь эшчәнлек аша баету. Этик хисне, үскән үсемлекләрнең матурлыгына һәм хезмәт нәтиҗәләренә сөенү сәләтен үстерү.

Проект барышында балалар әниләре әзерләп биргән түтәлләргә алдан ук тәрәзә төпләрендә үстерелгән үсемлекләрне үзләре утырттылар, аннары тәрбиячеләре ярдәмендә карап-тәрбияләп тордылар, күзәтү алып бардылар.

Табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләнде. Яңа белемнәр алу белән бергә хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә ярдәм итү кебек сыйфатлар булдырдылар. Алар шулай ук сөйләмнәрен баеттылар, бергәләп эшләргә өйрәнделәр. Әле сәнгать-эстетика ягыннан да кулларның вак моторикасын, карандаш, кисточка белән эшләү күнекмәләрен, төрле формалаштыру алымнарын үстерүдә дә бу теманы файдаландык. Бакча, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән бәйле сәнгать, музыкаль әсәрләр белән таныштык, табышмаклар чиштек, әңгәмәләр үтте. Төрле уеннар уйнадык. Үсемлекләр турында китаплар күргәзмәсе оештырдык, аларны бергәләшеп укыдык. Кечкенә китапчыклар ясадык.

Иң әһәмиятлесе – тикшеренү эшләре дә башкарылды: без суганга әһәмият бирдек. Аның үсешен ныклап күзәтеп, үлчәп, язып бардык.

Август аена түтәлләрдә мул булып помидор, кыяр, баклажан, борыч, петрушка, укроп, суган үсеп җитте. Һәркайсына паспорт ясадык. Комиссия килүгә чыгышларыбызны әзерләп, шигырьләребезне ятлап, җырларыбызны өйрәндек, костюмнарыбызны булдырдык. Бик күңелле, эчтәлекле килеп чыкты.

Һәм инде, әлбәттә, үстергән яшелчәләрдән аш-су әзерләү серләрен дә төшенделәр. Барлык хезмәтләребез дә видеога тупланды.

37-6Бәйге тәмамланды, җиңүче дипломын алдык. Чиксез канәгатьләнү иде күңелләрдә. Катлаулы, җаваплы эшебезгә тиешле бәя бирелде. Балалар онытылмаслык хисләр, белем, тәҗрибә белән баедылар, - дип сөйләде Галия Мансур кызы.

Бер генә бәйгедә катнашу өчен никадәр эш башкарылган! Ләкин нәтиҗәсе төрле яклап истә калырлык булган. Төпле белем, тәҗрибә һәм дә диплом – балалар бакчасы тәрбиячеләре, балалар, ата-аналарның бергәләшеп башкарылган хезмәт җимеше.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума