Материалы

Морза токымыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

42-8Әбәйдулла Хөсәен улының гомерлек тормыш иптәше, коллегасы, алыштыргысыз фикердәше, ярдәмчесе һәм, ниһаять, яраткан ике кызының сөекле әниләре – Мәстүрә Җәләлетдин кызы Ильясова шулай ук 30 елдан артык гомерен Күкрәнде авылында балаларга башлангыч белем бирүгә багышлады.

Ул 1925 елда Яркәү районы, Кече Биктәр авылында күп балалы гаиләдә 4 нче бала булып туа. Әтисе Җәләлетдин Сәфәргали улы Хәлилов Троицк мәдрәсәсендә белем алган указлы мулла Хәлил ишан Хәлилов нәселеннән була.

Әнисе Хәфисә Барый кызы да затлы токым вәкиле, ул 1787 нче елда патшабикә Екатерина IIнең грамотасы буенча себер татарлары арасында морза исеменә лаек булган бердәнбер Колмәмәтевлар токымыннан була. Чорына карап, бу туганлык, әлбәттә, Хәлиловлар гаиләсенең язмышына зыян китермичә калмый. 1930 елның көзендә Җәләлетдин мулла гаиләсен раскулачить итеп, Тубыл төрмәсенә озаталар. Авыллар аркылы үткәндә кешеләр ач-ялангачлыктан хәлсезләнгән балаларны жәлләп ашамлыклар, җылы киемнәр биреп калырга тырышалар. Ләкин күрәчәкләре моның белән генә бетми. Тиздән әнисе авырып үлеп китә, 24 яшьлек абыйсын “халык дошманы” дип кулга алалар, бераздан ул Воркута шәһәрендә вафат була. Аннары аны олы абыйсы үз янына, Салехард шәһәренә алып кайта. 1934 елда Мәстүрә Җәләлетдин кызы 1 сыйныфка укырга керә. 4-7 сыйныфларны Байкалово районы, Торбы җидееллык мәктәбендә укый. Авыр тормыш, кыерсыту, түбәнсетүләргә бирешмичә, тырыш, зирәк кыз балачактан укытучы булырга хыяллана. Тубыл педагогия училищесына укырга кереп, 1944 елда уку йортын уңышлы тәмамлагач, Акманай, Алга, Биктәр, Сәет башлангыч мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шул елларны искә алып “Яңарыш” газетасының беренче баш редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов үзенең “Лангепаста милләт бәйрәм итә. Бәйрәм белән туа иртәләр” дигән мәкаләсендә (“Яңарыш” 1996 ел, 5 май): “Шәхсән үземә калса, Лангепаска баруым минем өчен икеләтә шатлыклы булды. Мин анда көтмәгәндә үземнең беренче укытучым Мәстүрә апа Ильясованы очраттым. 50 елга якын моннан элек булган балачак хатирәләре күз алдыма килеп бастылар, биек тау башында урнашкан мәһабәт мәктәбебездә булып чыктым... Мәстүрә апа йомшак куллары белән җилкәмнән кага. Менә нинди көтелмәгән шатлык бүген минем өчен, зур шатлык... Яраткан укытучым белән очраштым. Кем уйлаган?” – дип яза. 1948 нче елдан башлап Мәстүрә Җәләлетдин кызы Күкрәнде җидееллык мәктәбендә рус теле һәм биология дәресләрен укыта, соңыннан ул үз белгечлеге буенча эшли. 1951 нче елда коллегасы Әбәйдулла Хөсәен улы белән гаилә корып, 2 кыз – Әлфридә белән Маһинурны үстерәләр. Ул мәктәптә – тирән белемле, сабыр холыклы, позитив күңелле, һәр укучыга игътибарлы, тырыш укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе булса, өйдә - уңган хуҗабикә, яраткан әни, сөекле хатын була. Ильясовлар 41 ел бергә тату яшәп, кызларына онык-нәбәрәләрен тәрбияләргә ярдәм итәләр. Мәстүрә Җәләлетдин кызының тырышлыгы дәүләт тарафыннан да югары бәяләнеп, ул бик күп төрле Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә, Хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга. Шул бүләкләрнең иң кадерлесе дип өлкән укытучы “Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен” дигән медален саный. Гомумән, Ильясовлар гаиләсе өчен Җиңү көне иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе була. Әлеге кайгылы да, шатлыклы да көнне күпме хәтер йомгагы сүтелә... Мәстүрә Җәләлетдин кызының 89 яшендә, 2014 елның 9 маенда йөрәге тибүдән туктавы да очраклы хәл түгелдер шул...

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума