Материалы

Мул уңыш белән сөендергән бәйге

последние и лучшие новости искусства в мире

45-7“Ветераннарның ишек алды (йорты)” өлкә күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашкан Фәүсия Маметова “Сарыклар һәм кәҗәләр тоту буенча иң яхшы хуҗалык” номинациясендә җиңү яулап диплом һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Маслово авылында яшәүче якташыбызның тырыш хезмәте беренче мәртәбә билгеләнми. Ул шатлыклы хәбәре белән уртаклашып: ”Президент фондының грантына оештырылган бәйгедә җиңүчеләрне Төмәннең “Нефтяник” мәдәният һәм сәнгать йортында тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Монда өлкәбезнең төрле районнарыннан җыелган иллегә якын үз хуҗалыкларында хезмәт итеп уңышлар яулаган якташларыбыз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Төмән өлкәсен, туган авылларын яраткан, хезмәт сөйгән тырыш фермерлар, кече оешмалар сыерлар, атлар, өй кошларын үрчетүчеләр, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, бакча-җимеш продукциясенең байлыгын күрсәтүчеләр күп булдылар. Үз хуҗалыгыңны төзекләндерү ягын да билгеләп үттеләр. Бу бәйгенең максаты - авыл кешесе хезмәтенә хөрмәт күрсәтү булды. Чагыштырып әйтәсем килә, алдагы елларда район күләмендә узган бәйгеләрдә катнашкан идем. Быел өлкәбезнең авыллары уңганнарын хөрмәтләү чарасында да катнашырга насыйп булды. Катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, күргәзмәләр оештырылды, матур программа белән үрелеп барды. Котлаулар, бүләкләү мизгелләре дә оешкан рәвештә үтте. Кыйммәтле приз - печән чапкыч белән дә бүләкләделәр. Бәйгене оештыручы хезмәт һәм сугыш ветераннары, кораллы көчләр, хокук саклаучы иҗтимагый оешмасына рәхмәтләремне белдерәм. Нәкъ бу оешма авыл җирендә эшләгән, лаеклы ялда булган ветераннарыбызның тормышын, хезмәтен күрсәтте. Тубыл районында яшәп, шәхси хуҗалыкларында эшләп, уңышларга ирешкән ветераннарыбызны район хакимият башлыгы Юрий Батт хөрмәтли. Мондый бәйгеләр, ярминкәләр районыбызда еш үткәрелә. Безнең якларда авыл кешесе хезмәтенә хөрмәт арта бара. Районыбызда мактауга лаеклы, тырыш якташларыбыз яши. «Киләсе бәйгеләрдә дә сынатмабыз», – дип сөйләде ул.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума