Материалы

Муллаш мәчете 25 еллыгын бәйрәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

28-6Муллаш авылы мәчетенең 25 еллык тантанасы, килгән кунаклар саны күп булу сәбәпле, мәчет каршындагы мәйданчыкта оештырылды. Бәйрәмне авыл мулласы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов Коръән сүзләре белән башлады һәм килүчеләрне сәламләп: “Көн дә шикелле җил-давыл чыгып, яңгыр ява, шуңа без кичә бәйрәмебез яхшы гына үтсен дип мәчеттә догалар укыдык. Әлхәмдулиллаһи, ялваруларыбызны Ходай ишетеп, карагыз, нинди матур көн бүләк итте! Хатын-кызларыбыз иртәнге сәгать биштән торып аш пешереп, өстәл әзерләделәр”, - диде һәм һәркемгә изге теләкләр юллады.

Аның сүзләрен авыл хакимияте башлыгы Таңсылу Хөсәенова хуплап, бәйрәм белән котлады, авылдашлары, шатлыкларын уртаклашырга килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. Чараны алып баручы туган тел укытучылары Фәнисә Зиннәтуллина белән Азалия Габдрәхимова авыл һәм мәчет тарихы белән таныштырдылар. Тарих фәннәре кандидаты Гөлүсә Зиннәтуллинаның архив документларына таянып башкарган фәнни хезмәтендә Муллаш авылына 1710-1740нчы елларда беренче булып Шыкчадан килгән Муллаш Айтнәк улы килеп урнашкан булырга тиеш дип әйтелә. Чөнки 1710 елда Ясак китабында аның Шыкча авылында яшәгәне күрсәтелә. Ә 1743 елда инде ул гаиләсе белән Муллашта яши. Документлар буенча, беренче мәчет биредә халык көче белән 1815 елда төзелә. Ул чакта мәчеткә 37 кеше йөргәне дә билгеле. Беренче булып мулла вазифасын Кече Каскара авылыннан килгән Ярмөхәммәт Аллабердиев (1789 елда туган) башкара. Замана үзгәрешләре, әлбәттә, Муллаш мәчетен дә читләп узмый... Ә бүгенге көндә авыл уртасындагы заманча бизәлешле, күз явын алып торган таш мәчет бинасы 1992нче елда төзелә. Чара барышында муллашлылар мәчетне салуда күп көч куйган авылдашларының һәрберсенең исемен атап, вафатларга дога кылдылар. Ә инде соңгы елларда мәчет эшендә актив катнашкан – Хикмәтулла Бабшанов, Нургали Кармышев, Шәйхулла Юлдашев, Ринат Шакиров, Шәйәхмәт Юсупов, Мансур Бабшанов, Тимербулат Бабшанов, Фәния Байчурина, Рәсимә Бабшановага Төмән өлкә мөселман диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Рәхмәт хатлары тапшырды. Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтовка, Казан бүләге дип, чалма бүләк итте. Ул: “Без Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын төгәл башкарыр өчен дәүләтебез бар мөмкинлекләр булдырырга тырыша: мәчетләр төзелә, ислам нигезләре укытыла, ел саен берничә кеше бушлай хаҗга бара, зурлап бәйрәмнәр уздырабыз һәм бу эшләрне без киңәшләшеп, үзара аңлашып, ярдәмләшеп башкарабыз. Чөнки безнең уртак максатыбыз – күп милләтле илебездә үзара дус-тату яшәү. Бу эштә, төрле милләт яшәгән Муллаш авылы үрнәк булып тора”, - дип сөйләде. Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе баш мөфтиенең хокуклы вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин сүзен Г.Тукайның ”Туган тел” шигыре белән башлап җибәрде һәм чыгышында бертуган абыйсы - тарих фәннәре кандидаты Изил Гарифуллинның фәнни хезмәтләрендәге Муллаш авылы турындагы кызыклы фактларны китерде. 28-5Авылдашлары - өч дәрәҗәдәге Дан орденнары кавалеры Хәбибулла Якинны хөрмәт белән искә алды һәм Таңсылу Хөсәенова, Нияз Уразмәтов, Шәйәхмәт Юсуповка Коръән китаплары, Фәнисә Зиннәтуллина, мәчеткә дини китаплар бүләк итте. Халыкны ял иттереп авылның визит карточкасы булган “Пышны” (җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов) фольклор ансамбле матур җырлар башкарды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дин эшләре бүлеге баш белгече Радмир Газизов авыл мулласы һәм Рафис Бабшановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Котлау сүзләре белән район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Пуртов, район хакимиятенең җир тикшерү бүлеге начальнигы Александр Воллерт, район Думасы депутаты Әмир Моратов, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин авыл ветераннар советы рәисе Ильяс Нәҗметдинов, өлкә ислам мәгариф үзәге җитәкчесе Искәндәр Юсупов чыгыш ясадылар. Аннары авыл халкына сүз бирелгәч, һәркем үзенең якты истәлекләре белән бүлешеп, бүгенге көндә мәчеттә нинди эшләр алып барылуы турында горурланып сөйләде. Соңгы яңалыкларны без Хәмзә хәзрәттән белештек. Ул: “Мин мулла вазифасын өченче ел башкарам. Мәчетебез, Аллага шөкер, авылыбызның яме булып, әйләнәгә иман нуры чәчеп, матур гына эшләп килә. Күптән түгел мәчетнең эшен рәсмиләштереп, документларны ясаттык. Инде бинаны төзекләндерергә планлаштырабыз. Авыл халкы бездә бердәм, җитәкчебез дә тырыш, һәр эшне уртага салып, киңәшеп эшлибез. Бәйрәмгә дә бөтен авыл белән әзерләндек. Яз аенда Азат белән Айна Бәшировларның сарайлары янган иде. Бар халык клубта концерт карый иде. Янгынны ишеткәч, һәркем, хәтта сәхнәдә җырлап торган артистларыбыз костюмнардан ут сүндерергә йөгерделәр. Бәшировлар авылдашларга рәхмәтләрен белдереп бәйрәм ашына дип сарык бирделәр. Ашка токмачны укытучылар кистеләр. Барысына да Аллаһымның ризалыгы булсын”, - диде. Авыл тормышы белән хакимият башлыгы Таңсылу Мөхәммәтсафа кызы таныштырды: “Район хакимияте авылыбызга матди ярдәм итеп 146 мең сум акча бүлеп биргәч, халык белән сөйләшеп, иске зиратны коршарга материал алдык. Аннары Мансур Бабшанов авылдашлардан акча җыеп, икенче зиратны да коршар өчен өмә оештырдык. Бу эштә авылдашлар гына түгел, читтә яшәүчеләр һәм күрше авыл кешеләре дә бик теләп катнаштылар. Ә инде мәчетнең 25 еллыгына безгә даими спонсорыбыз ООО “Төмәннеруд” оешмасының башкарма директоры Вячеслав Ткачев матди ярдәм күрсәтте. Мәчет 20 мең садака акчасын бирде. Боровое авылы эшмәкәре Равил Вафин киләчәк буын өчен тарихи истәлек итеп мәчет төзүдә актив эшләгән кешеләр турында альбом ясарга акчалата булышты. 28-7Аларга һәм авылдашларга, килгән кунакларга рәхмәтемне белдерәм”, - дип сөйләде.

Тантаналы чарадан соң кунаклар мәктәп спорт залына юл алдылар. Биредә аларны уңган, кунакчыл хуҗабикәләр өстәл тулы тәмле ризыклар, тәмле шулпа, пылау белән каршылап, һәркемгә аерым игътибар биреп, кыстый-кыстый сыйладылар. Форсаттан файдаланып, Фатыйх хәзрәт зиратка кереп Хәбибулла Якин һәм шунда күмелгәннәр рухларына багышлап дога кылды. Һәм авылның иң өлкән әбиләрнең өйләренә барып, хәлләрен белешеп, бүләкләрен тапшырды.

Шунысы кызык, кунаклар саубуллашып кайтыр юлга чыккач, һаваны болыт каплап, яңгыр яуды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума