tyumen

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Муллашлылар безне зурладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

21-7Без, Шыкча авылы халкы, Аллага шөкер, җыр-моңга әллә ни сусап тормыйбыз. Безне әледән-әле үзебезнең артистларыбыз шатландыралар, Казан артистлары да бездә бик еш булалар. Ә менә “Шыкчага концерт белән Муллаштан киләләр икән”, дигән хәбәрне ишетү белән, ашыга-ашыга Шыкча мәдәният йортына юнәлдек.

Ә инде Муллаш артистлары арасында үзем белән бергә эшләгән Җәгъфәр Касыймовны күрү миңа икеләтә шатлыклы булды.

Менә концерт башланды. Матур-матур милли киемнәр кигән артистлар, җырлап-биеп, бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. Алар халык җырларын башкардылар, татар биюләрен дә күрсәтеп киттеләр. Күмәк җыр-биюләрне ялгыз биюләр алыштырдылар.

Шыкча тамашачылары матур тавышлы Мөхәррәмә Арсланова, Рафия Садыйкова, Нурия Юсупованы бик яратып тыңладылар, аларга рәхмәтләрен алкышлар аша җиткерделәр. Ә инде Әнисә Уразумбетова башкаруында эш турында шигырьне һәм җырны ишеткәч, күпләрнең күзенә яшьләр килде.

Фәһимә һәм Зиннур Бабшановлар, Нурзия һәм Нариман Хәлиуллиннар башкарган җырлар да шыкчалылар күңеленә хуш килделәр. Ә инде биючеләр арасында Нияз Уразумбетовка тиңнәр юк иде, билгеле. Аның әтисе Имәгать абый да җыр-биюгә оста, үзенең чыгышлары белән туйларны, туган көн мәҗлесләрен бизи иде. Хәсифә һәм Рәшит Мадьяровлар, Ришат Юсупов һәм Ришат Рәхимовлар башкаруындагы мәзәкләр дә ошады.

Гөлшат Касыймова, Хәсимә Мадьярова, “Гүзәл” ансамбле башкаруындагы матур татар биюләре концертның иң матур бизәкләре булдылар, җыелган халыкның йөзеннән елмаю китмәде. Сәхнәдә үзебезнең Явызбы кызы Әкълимә Бабшанова (Фастуллина) чыккач, әнисе Хәлилә апа искә төште. Хәлилә апа җырлар язып башкара иде. Әкълимәнең тормыш иптәше Равис дә җырлый, бии икән.

Ә инде безне бик шатландырганы - “Татар егете-2014” өлкә конкурсында җиңүче Айдар Садыйковның чыгышы булды. Залда утыручы яшь кызлар аны күрүләренә бигрәк шатландылар.

Концертны сәнгать хезмәткәре Нурия Юсупова һәм атказанган укытучы Фәнисә Зиннәтуллина алып бардылар. 2 сәгатьтән барган тамаша бер мизгел кебек үтеп китте.

Авыл хакимият башлыгы Рәис Әминов үзенең рәхмәт сүзен белдерде: “Муллаш туганнарның безгә концерт алып килүләре – икеләтә бәйрәм”, - диде Муллаш халкының иң кунакчыл, тырыш халык икәненә басым ясап. Ул муллашлыларны оештырып алып килгән Җәгъфәр Касыймовка зур рәхмәтен белдерде, кунакларга яңа иҗади уңышлар теләде.

Хәмдия КЫЗЫЛБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836