Материалы

Муллашта – авыл көне

последние и лучшие новости искусства в мире

28-628 июньдә Төмән районы, Муллаш авылында Авыл көне күтәренке рухта үтте. Биредә иртән үк күңелле җанлылык хөкем сөрде. Көн дә бик матур, әйтерсең лә, шатланып елмайды. Бәйрәмне үткәрү урыны - спорт залы тирәсе төрле төстәге флаглар һәм шарлар белән бизәлгән иде.

Алып баручылар - Муллаш мәдәният йорты җитәкчесе Д.Гатауллина һәм А.Хәлиулина бәйрәмнең башлануын ачык дип игълан иткәч, Россия гимны яңгырады һәм мәктәп укучылары хәрби киемнәрдә РФнең һәм Муллаш муниципаль хакимиятенең флагын тантаналы рәвештә алып чыктылар.

Кыскача авыл тарихы белән таныштырганнан соң, җыелган халыкны авыл китапханәчесе Т.Назметдинова изге Ураза башланган көн белән дә тәбрикләп, исәнлек-саулык, тынычлык, хезмәттә һәм башлангычларда уңышлар теләде.

Муллашлыларны бәйрәмнәре белән тәбрикләргә мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. Өлкә Думасы депутаты А.В.Крупин, Төмән районы администрациясе вәкиле А.В.Воллерт, авыл хакимияте башлыгы Д.М.Назметдинов (рәсемдә) халыкны сәламләп, җылы тәбрикләү сүзләреннән соң, Төмән өлкәсенең 70 еллыгы уңаеннан өлкә Думасының Рәхмәт хатларын, районның, авыл хакимиятенең Мактау грамоталары һәм бүләкләрен югары күрсәткечләргә ирешкән авыл хезмәткәрләренә, укытучыларга, өлкән яшьтәге пенсионерларга тапшырдылар. Шулай ук мәктәпне уңышлы тәмамлаучы чыгарылыш класс укучыларын да олы тормыш юлына аяк басулары белән котлап, ак юллар теләделәр. Мәдәният елы буларак, Муллаш авылының талантлы сәнгать коллективлары - “Хозяюшки” (В.Петрова), “Ялкын” (Җ.Касыймов) һәм муллашлыларның горурлыгы – “Себер егете-2014” YII нче ачык региональ конкурс  җиңүчесе А.Садыйковны да тәбрикләделәр.

Бәйрәмдә кызыклы “Бәби арбасы”, “Мин+велосипед”, төйдереп бию, җыр конкурслары да оештырылган иде. “Бәби арбасы” буенча I урынга Бабшановлар гаиләсе, ә28-5 “Мин+велосипед” бәйгесендә ”Креатив фото” номинациясендә Л.Хәлиуллина һәм “Тамашачылар мәхәббәте” номинациясендә И.Бабшанова лаек дип табылдылар.

Бәйрәмнең икенче бүлеге – концерт программасы да бик әйбәт булды. “Карлыгач” балалар фольклор (Ә.Миннебаев), “Хозяюшки”, “Ялкын”, “Саз” ансамбльләренең (Җ.Касыймов), Ә.Миннебаев, З.Яруллин, Р.Багаутдинов, К.Кучковская, Г.Нигъмәтуллина, А.Садыйков, “Фантазеры”, (Д.Гатауллина), Индрәй авылыннан килгән «Шатлык» балалар ансамбльләренең чыгышларын халык бик яратып кабул итте.

Авыл бәйрәменең кызыклы, оешкан рәвештә үтүе – муллашлыларның бердәмлеген, кунакчыллыгын тагын бер кат исбатлады.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума