#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Муллашта “Карга боткасы” бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

16-7Төмән районының Муллаш авылында борынгыдан килә торган бу йола быел да зурлап оештырылды.

Муллашта төрле милләт халкы бердәм, дус яши, монда да барысы да бергә килгән иде. Клубта балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалар бакчасына йөрүче Александра Телишева матур итеп җырлап күрсәтте. Әбүзәр Миннебаев җитәкчелегендәге “Карлыгач” уен кораллары ансамбле кызлары Ләйсән һәм Фәридә курайларда уйнап, биеп тә алдылар. Аннары бергәләшеп йорт саен бәйрәмгә кирәкле азыклар җыюны сәхнәләштерделәр. Бераздан Каргалар да килделәр, алардан соң Яз кызын гөрләтеп каршы алдылар. Җыр-биюләргә төрле уеннар кушылды: “Түбәтәй”, “Очты, очты каргалар”, “Җир сукалау” һәм башкалар. Халык рәхәтләнеп күңел ачып, язны каршы алып, һәркайсына сәламәтлек, муллык, иминлек теләп, Рәсимә Бабшанова, Фәния Байчурина, Әлфинур Юсупова, Рәчия Хәлиуллина (астагы рәсемдә) оннан һәм тары ярмасыннан пешергән боткаларны тәмләп ашады.

Китапханә мөдире Тәския Назметдинова оештырган бәйрәмгә җирле “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары да өлеш керткәннәр. Алар ике сыерчык оясы ясап элү белән бергә, тәмле ботка янына коймак та алып килгәннәр.

- Авылда элек-электән сыерчыклар килүгә “Пакцар путка” дип үткәргәннәр “Карга боткасы” бәйрәмен. Без инде татар халкында сакланып калганча, “Карга боткасы” дип атадык. Хәзер һәр өйдә дә бу гадәт алып барылмый, шуңа да алдан аның тарихын авыл белән бәйләп сөйләп киттем: “Борын-борын заманда ямьле язны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлаганнар. Алар килгәч, сабанга төшәргә, иген чәчә башларга мөмкин дип санаганнар. Шуңа да карлар эреп, көннәр җылынуга каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар. Бу бәйрәмдә көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар. Бәйрәм “Карга боткасы” дип аталган. Ә бәйрәм үзе ерак-ерак заманнарда ата-бабаларыбыз ай-кояшка, күккә-җиргә табынган вакыттан калган. Аннары ул йола балалар уены гына булып сакланган. Балалар матур итеп киенеп, өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, йомырка, май җыйганнар. Биргәннәргә изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Табигатьнең матур җирендә ут ягып, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнап, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннары бергәләп ботка ашаганнар. Халыкта “карга боткасы”н ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, авырмый, дигән ышану булган. Балалар бу көнне җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт сораганнар, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр.

Әби-бабаларыбыз тапшырган традицияләребезне без дә саклап калырга тырышабыз”.

Авылның өлкән кешесе Халисә Уразаева: “Бу бәйрәмне апрель башларында, сыерчыклар килсә, кояшлы көнне үткәрә идек, аның өчен иң элек без ата белән инәдән рөхсәт сораган. Аны без “Бакцар (сыерчык) ботка” дигән. Сугыштан соңгы елларда тамакка да, өскә кияргә дә булмаган. Алар безгә сөт, он биргәннәр. Җыелышып, 3-4 кеше сарай башына менәбез. Әле сарайлары да иске ул елларда, үзебез, җимерелеп төшмәсен, дип куркабыз. Пешкән ботканы ашап, бөтен җирләрне карап шатланабыз. Уйнап, җырлап та алабыз. Әле сарай кырыйларына кошларга да ботка салабыз. Шундый вакытлар бар иде. Хәзер, Аллага шөкер, барысы да бар, ботканы нидән пешерсәң дә була. Ә ул вакыт оннан пешергәннәр. Авыр заманнарда да кеше күңелле яшәгән”, - дип сөйләде. Ә Мәрьям Зөлбохарова: “Яшь чактагы бу гадәтне мин кияүгә барганнан бирле югалтмый киләм, - диде. - Балаларым тугач та, хәзер оныкларыма да көннәр җылынуга, сыерчыклар килүгә ботка пешерәм, түбәлек башка (сарай) алып чыгам. 16-6Алар үзләре соклар, башкасын алып киләләр. Иң элек сыерчыкларга аш салып, “Аллаһы Тәгалә ризык бирсен, дәүләт бирсен”, - дип телиләр. Әннәү өйрәткәнчә, аларга да шулай әйтәм. Бу бәйрәм авылда ел да үтә. Халыктан сөт, он, ярма, май һәм башкасын җыеп, ботка пешерәләр. Һәркем аннан авыз итәргә тырыша. Һәркемнең ел буена ризыклы, дәүләтле яшисе килә”.

“Карга боткасы” бәйрәме бу көннәрдә Төмән районының Ямбай, Төмәннең Кырынкүл авылларында да үткәрелде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836