Материалы

Муллашта семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

9-319 февраль көнне Муллаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы район җыелышы булып үтте. Бу чара мәгариф системасында инновацион технологияләрнең бер төре буларак “Татар теле һәм әдәбияты дәресендә аутентик технологияләр өйрәнү” дигән темага багышланды. Укытучыларны мәктәп директоры Рәмизә Юсупова каршы алды һәм мәктәп турында кыскача мәгълүмат биреп китте. Билгеле, татар телебезнең хәле күпчелек мәктәп администрациясеннән тора. Бәхеткә каршы, мондый мәктәпләребез районда күп, икенчедән, мәктәптә татар теленнән төп белгеч булуына карый.

Семинар программасында ике дәрес һәм класстан тыш өч чара күрсәтелде. Беренче дәресне татар теле укытучысы Азалия Габдрәхимова 10 сыйныфта “Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына багышлады. Укучылар үзләре теманың исемен, максатын куйдылар, дәрес барышында һәр укучы актив катнашты. Дәреснең беренче өлешендә ребуслар чиштеләр, квест үттеләр, күп биремнәр эшләделәр, икенче өлешендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап сүз алып бардылар һәм Ватанны саклаучылар көненә “Яңарыш” газетасының “Котлаулар” рубрикасыннан файдаланып котлау яздылар. Дәрес уңышлы һәм нәтиҗәле үтте. Икенче дәрес балалар бакчасында “Милли калфак бизәлеше” темасына тәрбияче Римма Назметдинова үткәрде. Гади, әмма кызыклы, балаларның күңеленә үтәрлек итеп оста күрсәтте. Яшь тәрбияче татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, милли киемнең элементларына һәм орнаментына игътибар итте. Балалар практик рәвештә хатын-кызларның баш киеме – калфакны бизәделәр. Муллаш мәктәбендәге педагог-оештыручы Әлфия Шәяхмәтова “Сугыш турында 1418 юл” дигән темага класстан тыш чара үткәрде. Укучылар төрле телләрдә сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр. Чарага ветеран-укытучылар, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алдагы чараны мәктәп музее җитәкчесе Хашүрә Уразаева әзерләде. Чарада укучылар, ветераннар катнаштылар, Фәрзәнә Уразумбетова, Миндиниса Зөлбохарова авыр балачаклары турында сөйләделәр, Мәрьям Зөлбохарова Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен искиткеч сәнгатьле итеп сөйләде, ә Ильяс һәм Фәрхия Назметдиновлар әтиләре Юсуп Назметдиновның сугыш һәм сугыштан соңгы елларын искә алдылар, барыбызның күзләреннән яшьләр килде. Төп чараларның берсе булып 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО карары буенча игълан ителгән, ләкин 2000 нче елдан менә инде 20 ел билгеләп үтелә торган Халыкара туган телләр көненә багышланды. Аны яшь һәм өметле белгечләр Регина Головина белән Чулпан Юсупова үткәрделәр. Мастер-класс интегратив рәвештә инглиз, рус һәм татар телләрендә күрсәтелде. Укучылар төрле телләрдә иркен сөйләшәләр, дәрес отышлы үтте. Шушы ук мәктәпнең балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Гәрәева укытучыларга кызыклы мастер-класс әзерләгән, ул “Манный ярмасыннан могҗизалар” дип атала. 9-7Бу чарада барыбыз да милли бизәкләргә багышлап аппликация ясадык, гади генә нәрсәләрдән могҗиза тудырып була икәненә инандык. Семинар ахырында методик берләшмә җитәкчесе “Россия күләмендәге татар теле олимпиадасы нәтиҗәләре” темасына чыгыш ясады, Төмән районының олимпиада буенча әйдәп баручы Индрәй, Шыкча, Муллаш мәктәпләрен билгеләп үтте. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, бу хәтле чараларга бай семинар әле үткәргәнебез юк иде. Билгеле, бердәм коллективның нәтиҗәле эшчәнлеге сизелеп тора, бу көндәлек хезмәт булганда гына күренә. Өлкәбездә үрнәк булган Муллаш мәктәбе администрациясенә, коллективына олы рәхмәтемне белдерәм.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы татар теле һәм
әдәбияты методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума