#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Муллашта семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

1-7Декабрь ахырында Төмән районы татар теле hәм әдәбияты укытучылары “Яңа федераль стандартларга туры китереп контроль, билге кую hәм укучыларның белем алуларын системалы рәвештә туплау” дигән темага семинарга җыелдылар. Программа шулхәтле масштаблы иде, эш кичкә таба гына тәмамланды. Билгеле, семинарның иң актуаль моменты дәрес. 2 нче сыйныфта Азалия Габдрәхимова - өметле, яшь укытучы “Хайваннар илендә” дигән темага искиткеч, югары дәрәҗәдә, методик осталык белән төзелгән, яңа стандартларга туры китереп, укучыларның барлык белемнәрен күрсәтеп, матур дәрес тәкъдим итте.

Һәр укучы актив эшләде, балалар хайваннарның исемнәрен атадылар, аларга карата сыйфатлар, фигыльләр табып таблицалар төзеделәр. Дәрес барышында Азалия Радик кызы төрле формалар, методлар белән балаларны кызыксындырды, билге алырга барлык мөмкинлекләр булдырды. Укучылар ике командада эшләделәр, виртуаль зоопаркка кереп чыктылар, проектлар якладылар, Төмән өлкәсе картасына төрле хайван рәсемнәрен теркәделәр. Дәрес ахырында 2018 ел - Эт елы белән бәйле табышмаклар, биремнәр үтәделәр, физкультминутта татарча биеп тә алдылар. Дәрестә татар, рус телләре, тарих, табигать дәресләре интеграль рәвештә күрсәтелде.

Класстан тыш “Татар халык бәйрәмнәре” дигән чараны 4 нче сыйныф укучылары белән башлангыч сыйныф укытучылары Гүзәл hәм Айгөл Зөлбохаровалар, музыкаль бизәлешне, халкыбызның талант иясе - Җәгъфәр Касыймов, мәктәп музее җитәкчесе, рус теле укытучысы Хәшүрә Уразаева күрсәттеләр. Бу чарада балалар барлык милли бәйрәмнәр, йолалар турында сөйләделәр, милли уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләп, җырладылар. Чараның иң отышлы мизгеле музей бүлмәсендә булды. Монда укытучылар, укучылар орчык өмәсен күрсәттеләр. Укучылар үзләре йон яздылар, җеп каттылар, җепне йомгакка урадылар, бәйләп тә карадылар, шул арада табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр, җырладылар, өмәнең мәгънәсен, тарихын ишеттеләр. Билгеле, халык җәүhәрләрен күрү, катнашу, балалар өчен мәңге истә калырлык тәрбияви момент.

Мәктәп директоры урынбасары Надежда Нигъмәтуллина “Каз өмәсе” проектын гамәлгә ашыру турында сөйләп китте, соңыннан авыл фольклор түгәрәге җитәкчесе Тәския Назметдинова оештырган чара күрсәтелде. “Каз өмәсе” - халкыбызның иң гүзәл традицияләренең берсе. Башта темага багышланган презентация карап киттек, алга таба укучылар өлкән буын белән бергәләп эзерләгән кызыклы күренеш барыбызның күңеленә хуш килде. Бу өмәне барлык нечкәлекләре белән әзерләү, күрсәтү, билгеле күп көч сорый. Минемчә, Тәския Исәт кызы моны булдырды, сценарийда Муллаш авылында гына була торган төрле сынамышлар, гыйбарәләр ишетелде. Әгәр өлкән буын мондый гореф-гадәтләрне яшьләргә җиткереп, аларны бергә катнаштырып эшли икән – бу авылның киләчәге өметле булачак.

1-6Түгәрәк өстәл артында Муллаш мәктәбе балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе Римма Назметдинова “Этнокультуралы компонентны балалар бакчасында оештыру” дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Инна Әхсәнова “Башлангыч сыйныфларда укучыларның универсаль уку эшчәнлеген формалаштыру” hәм Индрәй урта мәктәбенең татар теле укытучысы Рузилә Исмәгыйлова “Яңа федераль стандартларга туры китереп контроль, билге кую hәм укучыларның белем алуларын системалы рәвештә туплау” дигән темага чыгышлар ясадылар. Мин барлык чараларны анализлап югары бәяләдем hәм Муллаш мәктәбе директоры Рәмизә Юсупова җитәкчелегендә иҗади эшләүче коллективка зур рәхмәт белдерелде.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы татар теле hәм әдәбияты
укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836