#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Наскыда мәчет ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

6-8Себернең ерак бер почмагы - Тубыл районының сазлыклар арасында урнашкан Наскы авылында (Ушарово авыл җирлеге) 28 январь көнне тантаналы рәвештә мәчет ачылу бәйрәме булып үтте. Ошбу катлаулы һәм бик мөһим булган хезмәтне авыл халкы бергәләшеп үтәп чыктылар. Иң актив катнашучылар - Илдар Вәлеев һәм аның туганнары. Шулай ук, төньякта шофер булып эшләүче авыл кешесе Хәкимчан Пурханов һәм аның малае бер хәтле агач белән булышканнар. Район депутаты Ренат Урамаев мәчет өчен такталар биргән.

Бәйрәм җыелышына кунаклар районның башка авылларыннан да килгәннәр - Вәчир, Лаемтамак, Нешшә, Ләңче. Шулай ук Тубыл, Төмән шәһәрләреннән дә кунаклар булды. Мәчеттә җыелган халык каршында тәбрик сүзләре белән Тубыл шәһәреннән Ибраһим хәзрәт Сухов, Илфат хәзрәт Абдуллин, Төмән районы, Акъяр авылы имамы Әмир хәзрәт Балдин чыгыш ясадылар һәм яңа мәчет ачылышы хөрмәтенә бүләкләр тапшырдылар. Өйлә намазыннан соң, Илдар Вәлеевларның өйләрендә бәйрәм ашы үткәрелде.

Бүгенге көндә авылда 8 йорт бар. Монда мәктәп тә, медпункт, кибет тә юк. Электр энергиясе 12 сәгать кенә бирелә. Яңа мәчет янында иске мәчет бинасы сакланып калган, ул бик искергән, яраксыз хәлдә. Анда, мәчетләр ябылу шаукымыннан соң мәктәп булган. Авылда астана бар. Халык балык тоту һәм җиләк-җимеш җыю белән шөгыльләнә. Киләчәктә мәчеттә имам вазифасын үтәү өчен авыл кешесен әзерләү турында да сүз барды.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836