Материалы

Нәфис сүз осталарын бүләкләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

45-6«Минең туган телем – себер татар тел» шигьрият бәйгесенең бүләкләү өлеше Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә һәм Вагай районы себер татарларының милли-мәдәни автономиясе, өлкә себер татар язучылары берлеге оештыруында узды. Җиңүчеләр яшь буенча 3 төркемгә бүленеп онлайн-тавыш бирү юлы белән сайландылар. Чараны Вагай районы автономиясе җитәкчесе Фәрхәд Шаморадов алып барды. Кунакларны сәламләп өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин чыгыш ясап, бәйгедә катнашучыларга Рәхмәт хатлары, китаплар тапшырдылар.

6-12 яшьлекләр арасында 1 урынга Надия Мөхәммәдҗанова (Төмән районы, Талымхан авылы) лаек булды. 31-55 яшьлекләрдә Вагай районы, Тугыз авылыннан Зөлхәйдә Сәйдуллина беренчелекне алды. 56-80 яшьлекләр арасында Зайдә Аликова (Санкт-Петербург шәһәре) 1 урынга чыкты. Ә тамашачылар мәхәббәтен Саминә Уразова (Төмән районы, Каскара поселогы), Гөлшат Мамкина (Ялутор районы, Яңа Атьял авылы), Зайдә Аликова яуладылар. Чараның икенче өлешендә Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче Галия Абайдуллина үзенең яңа басылып чыккан “Йаратуы сагыш аралаш” дип аталган китабын тәкъдим итте. Һәм ул тамашачыларны берничә шигыре белән таныштырды. Китапның баш редакторы Максим Сагидуллин авторның хезмәтенә фәнни яктан анализ ясап, олы бәя бирде. Ветеран укытучыны уңышлары белән котларга укучылары да килгәннәр иде, алар шагыйрәнең шатлыгын уртаклашып, бүләкләрен тапшырдылар. Аннары өлкә себер татар язучылар берлеге рәисе Клара Кучковская “Туганнар” дигән китабыннан шигырьләр укыды. Чарага бәйрәм төсе биреп Тубыл шәһәреннән килгән җырчы Зәмфирә Шәрипова, Төмән FM радиосының алып баручысы Рүзил Бикинәев, татар мәдәният үзәгенең “Әмәл” фольклор ансамбле матур җырлар башкардылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума