coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Май 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Нәфис тракторчы кызлар

последние и лучшие новости искусства в мире

19-8Һичшиксез, Бөек Җиңүне якынайту эшендә якыннарын сугышка озатучыларның роле зур. Алар фронттан көннәр һәм төннәр буе көтеп, соңгы ипи кисәген солдатларны ашатыр өчен жәлләмәгәннәр, үзләренең хатлары белән кырыс суыкларда солдат күңелен җылытканнар... Фидакарь хезмәтләре белән Ватанны саклаучыларга ярдәм итүче тыл хезмәтчәннәреннән башка армия җиңелүгә дучар ителгән булыр иде. Без, бүгенге көндә яшәүчеләр, тылда Бөек Җиңүне яулаучылар, үз көчләрен, сәламәтлеген һәм тормышларын кызганмыйча, якты киләчәк хакына хезмәт куйган кешеләр каршында зур бурычлы.

Бөек Ватан сугышы елларында Шыкча авыл советы территориясендә өч колхоз булган: Шыкчада - 1929 елның 24 январенда төзелгән «VIII Советлар съезды» колхозы, Талмыда - 1930 елда оештырылган «Авыл яшьләре», Явызбыда - 1930 елда оешкан «Кызыл гаскәр”. Сугышка кадәр колхоз рәисләре булып Шыкчада - Хәбибулла Галиәскәров, Талмыда - Габделгәббәр Ибраһимов, Явызбыда - Тимергали Муллачанов хезмәт итәләр. Алар сугыш башланганда беренчеләр булып фронтка китәләр, Тимергали Муллачанов һәм Габделгаббәр Ибраһимов яу кырында ятып калалар. Шыкча авылында озак гомер итүче Мәслүмә апа Хәйбуллина искә төшергәнчә, фронтка атлар һәм ир-атлар киткәннән соң, Шыкчада хезмәткә сәләтле, белемле ир кеше Сәит Сәитов һәм Батрак кушаматлы бердәнбер ат кала. Бигрәк тә кырларны эшкәртүчеләргә аеруча авыр булган, атлар урынына сыер һәм үгезләр җигәләр. Ә сыерлары да, үгезләре дә булмаган кешеләргә авыр сабан һәм тырмаларны үзләренә йөртергә туры килә. Бу герой тыл хезмәтчәннәре ялсыз эшләсәләр дә, өметсезләнеп тормаганнар, күңел ачканнар, мәзәкләр, җырлар өчен вакыт тапканнар, бер-берсен кайгыртканнар, булышканнар, соңгылары белән бүлешкәннәр. Алар дошманның тиздән тар-мар ителүенә ышанып, туганнарының өйләренә кайтуларына һәм шуннан соң җиңелрәк, күңеллерәк яшәү турында хыялланып, иң куркыныч сүз - ачлык онытылыр, дип ышаналар.

Без Явызбы авылында яшәүче Галия Тәүфыйк кызы Баязитова язып биргән истәлекләр һәм үзе туплаган материалларны кулланып, үзләренең фидакарь хезмәтләре һәм шәхси үрнәкләре белән шул куркыныч елларда “Кызыл гаскәр” колхозында үз батырлыкларын күрсәткән бөек тыл хезмәтчәннәре – 6 яшь тракторчы кыз турында язмабызны башлыйбыз. Бу нәфис кызлар сугыш буе тракторда эшлиләр.

Сугыш башлангач, авыл хуҗалыгында җитештерүнең төп авырлыгы - эшче көч җитешмәү булган. Хатын-кыз колхоз һәм совхозларда төп көч булып кала. Авыр хезмәтнең бөтен авырлыгы алар җилкәсенә төшә. Колхозда авыр хезмәт белән үстергән печәнне чалгы белән чапканнар, икмәкне урак белән урганнар, кул белән җыйганнар. Сугыш вакытында колхозда бөртекле культуралар (бодай, арыш, солы, арпа), бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр. Хатын-кызлар һәм армиягә чакырылганчы яшьләр МТС (машина – трактор станцияләре) кадрларын төп тулыландыручылар булып торалар. Авылда беренче “Фордзон” тракторы барлыкка килүе мөһим вакыйгага әйләнә. 1941 елда яшь кызларга фронтка киткән әти-энеләре урынына трактор яки комбайннар артына утырырга тәкъдим итәләр. Бу тракторлар белән идарә итү - искиткеч көч таләп иткән. Кабиналары да, уңайлы эш урыны да булмаган. Сөрү вакытында тиз үтеп керүче җил, тузанга түзәргә кирәк булган. Трактор ватылса, аны кыска вакыт эчендә ремонтлаганнар. Сөрүне кичектерергә ярамаган, чөнки армиягә икмәк кирәклеген аңлаганнар.

Алты тракторчы кыз арасында иң яше Сафура Колбай кызы Юртлыбаева була. Юртлыбаевлар гаиләсендә 5 бала үсә. Бертуган абыйсы Рәхимбулат – сугыш ветераны. Унҗиде яшьлек егет Берлинга җитә, 1947 елда әйләнеп кайта. Сафура бик яшьли үлә. Сугыш беркемне дә кызганмаган - шулкадәр ярлы яшәгәннәр, “чөнки мәетне ябарга да әйбер булмаган, иске йон келәм ябулы иде”, - дип искә ала туганы. Аның сөйгән яры да сугыштан кайтмый. Туганнары сөйләве буенча: “Төн. Күз күрмәслек караңгыда Сафура берүзе генә калган. Никтер трактор туктаган. Шул вакытта кызның аркасына бүре килеп ябыша”. Сафураның кинәт авыруга сабышып үлеп китүен дә олылар куркудан дип сөйләгәннәр.

Миннебәнәт Бабаева 1921 елда әтисе - Алиулла, әнисе - Факия Хәмидуллиннар гаиләсендә туа. Әтисе Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. 1939 елдан гаилә Явызбы авылында яңа тормыш башлый. Миннебәнәт апа үсмер чагында әтисен югалта. Гаиләдәге барлык мәшәкать әнисе җилкәсенә ята. Әниләренә ярдәм итәргә апасы Мөсфирә белән колхозга эшкә чыгалар: печән чабалар, басуда икмәк уралар. Аңа 18 яшь тулгач, сугыш башлана. Миннебәнәт Бабаеваның үзе язып калдырган истәлекләреннән: “1941 елның июне. Бөек Ватан сугышы башлана. Июнь аенда ук биш яшь кызны Төмән шәһәренә тракторчы курсларына җибәрделәр. Ул вакытта кайберәүләргә 18 яшь тә тулмаган иде хәтта. Укудан соң, август аенда туган Явызбы авылыбызда эшкә керештек. Бу вакытта барлык ир-атлар да фронтка киткән иделәр. Яшь кызлар өчен тракторларда эшләү җиңел булмады, таңнан таңга кадәр кырда идек. Техника ватылса, тракторларның запас частьләрен ремонтларга Төмән шәһәренә җәяү алып барырга кирәк иде. Бигрәк тә кышын ремонт ясау авыр булды. Кышкы вакытта чаналар алып, тракторларга запас частьләр төяп, иртәдән Төмәнгә юл тотабыз һәм кичкә генә барып җитә идек. Ә ул вакытта ремонт цехы Дом Обороны районында, МТС поселогында булган. Көннәр һәм төннәр буе җылытылмаган салкын бүлмәләрдә ремонтладык, хәтта бармакларыбыз да тимергә ябышты. Сугыш тәмамлану турындагы шатлыклы хәбәрне мин Талмы авылы астындагы басуларны тырмалаган чакта ишеттем. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч, бер-беребезне кочаклап та алдык, еладык, көлдек, беретларны күккә очырдык. Шатлыгыбызның иге-чиге булмады”, - дип яза Миннебәнәт апа. Ул бөтен сугыш чорын трактор бригадасында эшли. 1946 елда Миннебәнәт Явызбы егетенә Гомәр Бабаевка кияүгә чыга. Алар икесе тату гаиләдә бер-берсенә терәк булып, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Сугыштан соң ул сарык фермасында эшли, соңыннан бозаулар карый. Тырышлыгын искә алып “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән, “Хезмәт ветераны”, “Герой-ана” һәм әле тагын күптөрле Мактау грамоталары белән бүләклиләр. 1999 елның мартында вафат була, Явызбы авылында җирләнә.

Нурзидә Рамазанова (Хәсәнова) 1922 елда Казанда Нурмәбаш авылында биш балалы (2 кыз, 3 малай) Муллахәсән һәм Бибикамал Мөхәммәтҗәновлар гаиләсендә икенче кыз булып туа. Октябрь социалистик революциясенә кадәр әти-әнисе игенчелек белән шөгыльләнә. 1934-1938 елларда Явызбыга күченеп киләләр, монда башлангыч мәктәптә укый. Абыйсы Әхсән Хәсәнов янында яшүсмер вакытынннан ук йөреп, техника белән кызыксынган, тракторда йөрергә өйрәнгән. Сугыш башлангач, Әхсән абыйсын да фронтка озаталар. Аның исеменә ике тапкыр “кара кәгазь” килә, әмма ул исән-сау кайта. Сеңлесе Мөкәррәмә – шулай ук тыл хезмәтчәне. Энеләре Хөсәен һәм Муллаәхмәт – сугыш вакыты балалары. Нурзидә апа 1938 елдан алып 1941 елга кадәр Шыкча авыл Советының “Кызыл гаскәр” колхозында колхозчы булып эшли. 1941 елда ул да тракторчылар курсын уңышлы тәмамлап, тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1947 елда колхозда моторчы булып эшләгән һәм 1949 елда Талымхан егете Рифкат Рамазановка кияүгә чыгып, Ямбай авылында тормыш төзи башлыйлар. Күп еллар буена Ямбай балалар йортында тәрбияче булып эшли һәм кибеттә җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Нурзидә апа Рифкат абый Рамазанов белән 5 бала тәрбиялиләр. Нурзидә апа Ямбай зиратында җирләнгән.

Мәбүрә Мостаева (1925-1964). Шулай ук сугыш вакытында тракторчы булып хезмәт итә. Тормыш иптәше Әйтмөхәммәт Фастуллин белән 4 бала үстерәләр. Иренең сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, иптәше тиз арада вафат була. Озак та калмыйча, 4 баланы ятим калдырып Мәбүрә апа да дөнья куя. Дүрт баланы Мәбүрә апаның бертуган апасы Айникамал үз балалары кебек тигез күреп тәрбияләп үстерә. “Шөкер, балалары акыллы, тормышта уңган булып үстеләр. Анысы безнең өчен зур шатлык”, - дип белдерә үз шатлыгын Галия Тәүфыйк кызы.

Гайшә Әхмәтҗанова (1921-1997) башлангыч белем ала. Сугыш башланганда тракторчылар курсын да тәмамлый. Беренче кабинасыз трактор - “Фордзон”да Шыкча кызы Мәслүмә апа Хәйбуллина белән чиратлашып эшли. Сугыш тәмамланганнан соң да үз эшен ташламаган. Соңыннан “Беларус” тракторына утыра. “Бу кызлар эшләгән трактор бигрәк тә кечкенә иде. Аның зурысы да булган”, - дип МТЗ-5 тракторы турында искә ала Әгъзам Баязитов. Аңа ул вакытта 8-9 яшь кенә булган. Әмма Явызбы бүрәненнән нәкъ әнә шул кечкенә малай чиләк-чиләк су ташыган. “Беларус” тракторының беренче чыгарылышы ул вакытта су белән тутырылган, трактор зур булганга күрә заправка да бер әйләнешкә генә җитә иде. Шуңа күрә миңа еш кына су артыннан йөгерергә туры килә иде. Бер әйләнеш ясаган саен бер чиләк су сала идем. Гайшә апага булыштым”, - дип сөйли Әгъзам абый. Кызганычка каршы, бу зур тракторда хезмәт иткән елларда Гайшә апа авыр җәрәхәт ала. “Минем бәхетем, минем ризыгым иде”, - дип елый әнисе Бибикамал апа. Шуннан соң Гайшә апа тракторны ташлый. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Тракторчы кызлар арасында Шыкча авылы кызы – Мәслүмә Хәйбуллина да бар иде. “Тракторчылар курсларында укыган вакытта укый һәм яза белгәннәр нәрсәдер тырышып яздылар, ә мин бит грамотасыз, курсларны тыңладым һәм трактор йөртү хокукы бирмәсләр, дип, куркып утырдым. Менә, ниһаять, көтеп алынган көн җитте. Күпләр имтихан тапшырды һәм машина йөртү хокукын алды. Кинәт инструктор: “Хәйбуллина синең чиратың!”- дип кычкырды. Мин урыннан ничек чабып торуымны, тракторга ничек утыруымны һәм китүемне хәтерләмим дә. Миңа да трактор йөртү хокукын биргән таныклык тапшырдылар.” Мәслүмә апаның шатлыгының чиге булмый... Ул, хәтта, русча начар сөйләшкән, трактор төзелешен дә, машина йөртү кагыйдәләрен дә белмәгән, начар киенгән, ерак татар авылыннан килгән, аз белемле кызга заманча катлаулы техникага эшкә рөхсәт бирерләр дип, фаразлый да алмаган. Мәслүмә апа курслардан соң Шыкчага кайта һәм горур итеп тракторда эшли башлый. Сугышка кадәр бу тракторда фронтовик Мөлек Ярмөхәммәтов йөргән була. Аннан соң Мәслүмә апа 5 ел эшли. “Трактор кечкенә, кабинасыз, көпчәкләре тимер иде. Салкын вакытта аны иртән кабызырга җиңелрәк булсын өчен, төнгә юрганнар белән япканнар. Колхозда гараж булмаган, трактор ишегалдында торган. Бу уңайсызлыкка тагын өстәп карбюраторына еш кына су агызырга туры килә. Хафаза Баһаветдинова тракторга су ташый иде”. Әле Мәслүмә апа сугыш азагында кулын сындыруын искә ала: “Тракторны кабызу өчен тоткычны (рукоятка) әйләндерергә кирәк иде. Трактор кузгалгач, тоткыч (рукоятка) кинәт кире якка борыла башлый”. Кире якка борыла башлаган вакытта шул тоткыч (рукоятка) аның кулына бәрә. Бер ай ул сынган кул белән йөри. Авылда табиб булмаганлыктан, аның кулы дөрес тоташмаган.

Бөек Ватан сугышы елларында авылыбызның хатын-кызлары өлешенә, бөтен Советлар Союзы хатын-кызлары өлешенә дә, үз хезмәтләре белән Ватанны саклаучыларны кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итү бурычы йөкләнде. Сугышта җиңү - ул Совет тылы хезмәтчәннәренең җиңүе дә. Эшчеләрне, крестьяннарны һәм интеллигенцияне, ир-атлар һәм хатын-кызларны бергә берләштергән бердәм ихтыяр һәм бердәм омтылыш батырлык кылырга көч биргәннәр. Барлык фронтка киткән солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында бурычлы булып калабыз һәм баш иябез.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836