Материалы

Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың

последние и лучшие новости искусства в мире

22-4Җирне кояш җылытканын көтеп алган Маслау авылының крестьян–фермер хуҗалыгында 184 гектарда солы чәчкәннәр. Салкын кышлардан соң басу-кырларга чыгуны алар ел саен көтеп алалар. Җирләрне эшкәртү, туфракны тырмалау өчен үзләренең техникалары бар. Айсылу Дмитриева җитәкчелегендә эшләгән крестьян–фермер хуҗалыгында язгы чәчү эшләрен тормыш иптәше Иван Дмитриев (тракторда), туганы Тимур Уразмәтов (чәчкечтә) тырышлыгы белән үз вакытында тәмамлыйлар. Узган ел район буенча уңыш җыюда аларның хуҗалыклары икенче урын ала. Бер гектардан 18,5 центнер солы урып-җыялар. Алар иртә таңнан торып, алны-ялны белми эшләүче авылның уңганнары.

Айсылу Авит кызы: ”Уңыш яхшы булсын өчен җирләрне яхшы эшкәртергә, техниканы алдан карарга кирәк. Мин әти-әниемә рәхмәт әйтәм, алар безгә трактор һәм башка техника белән ярдәм иттеләр. Без орлык чәчкәндә ашламалар кулланмыйбыз, еш үзебез саклаган орлыкны чәчәргә тырышабыз. Шуңа күрә безнең фермадан итен-сөтен алучылар зарланмыйлар. Крестьян-фермер хуҗалыгыбызда савым сыерлар, таналар, бозаулар, атлар да бар. 150гә якын мөгезле эре терлек асрыйбыз. 22-3Сөтен дә, итен дә сораучылар, теләп алучылар да бар. Ул ризыкларны үзебезнең гаиләдә балаларыбыз да яраталар. Утыз савым сыер хәзер уртача 12,5 литр сөт бирә. Тубыл шәһәренең сөт эшкәртү заводына тапшырып тубыллыларга да сөтне җиткереп торабыз. Ел дәвамында узган ярминкәләрдә катнаштык. Инде күп еллар үзебезнең клиентларыбыз белән эшлибез. Сөт, эремчек, ит - югары сыйфатлы продукциябезне шәһәр халкы яратып ала”, - дип сөйләде.

Язгы чәчү эшләрен сынатмый тәмамлаган Маслауның крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләренә сәламәтлек теләп, эшләрендә дәрт артсын, уңышларыгыз гел сөендереп торсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума