Материалы

Нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу

последние и лучшие новости искусства в мире

1-918 декабрьдә Төмән районының Акъяр урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Гуманитар цикл дәресләрендә уку материалын интеграцияләү һәм дифференциацияләү” темасына багышланган чираттагы район семинары узды.

Семинар барышында укытучылар 6 нчы сыйныфта «Яраткан туган ягым» темасына багышланган татар әдәбияты дәресен карадылар. Дәресне Акъяр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Яхина алып барды. Балаларны Төмән өлкәсенең күренекле язучылары белән таныштырып китте. Дәрес, заман таләпләренә туры китерелеп, яңа технологияләр белән үткәрелде. Камилла Качаева - Рәкыйп Ибраһимовның һәм Алинә Калиева Заһид Акбүләковның шигырьләрен матур итеп яттан сөйләп киттеләр. Балалар актив эшләделәр, төркемдә татарча сөйләштеләр. Укучылар үзләре дә туган якларына багышлап шигырь юлларын яздылар, туган авылларын, туган җирләрен яратуларын белдерделәр.

Рамилә Мирьяминова һәм Чулпан Качаева “Яңа елны каршылыйбыз” дигән класстан тыш чара әзерләгәннәр. Бу чараны башлангыч класс укучылары күрсәттеләр, Динара Кәримова алып барды.

Балалар үзләренең Кыш бабайны сагынып көтүләрен, көннәр санауларын белдереп уздылар. Яңа елга багышлап матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Балалар һәм кунаклар белән “Әйе яки юк” уенын да уйнап алдылар. Сораулар Яңа ел темасына багышланган иде. Укытучылар эшләпәле биюне дә карап киттеләр. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Семинар түгәрәк өстәл артында дәвам итте. “Дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне интеграцияләү федераль дәүләт белем бирү стандартын уңышлы гамәлгә ашыру факторы буларак” темасына Муллаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова чыгыш ясады. Белем бирү процессында проект эшчәнлеге кебек уку-укыту һәм тәрбия эшенең төре уңышлы куллануы белән таныштырып китте. “Чөнки проект эшчәнлегендә укучылар, интеграцияләнгән белемнәргә, метапредмет күнекмәләренә, субъект тәҗрибәсенә, сәләтләренә нигезләнеп, шәхси әһәмиятле проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр”, – дип әйтеп узды А.Габдрәхимова.

Икенче чыгыш “Гуманитар цикл дәресләрендә уку материалын интеграцияләү һәм дифференциацияләү” темасына булды. “Интеграцияле дәресләр укучыларның өйрәнелә торган фән белән кызыксынуын күтәрү генә түгел, аларның иҗади мөстәкыйльлеген үстерү, төрле белем чыганаклары белән эшләргә өйрәтү мөмкинлеге бирә. Дәресләр уздыруның мондый формалары дәреснең традициясен «төшерәләр», дигән фикерне җанландыра,” – дип сөйләде Индрәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова.

Укытучылар дәрескә үзанализ, анализ ясадылар. Гомумән, бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды.

Очрактан файдаланып, бу ел һәркемгә тагы да ныклы сәламәтлек, сүнмәс дәрт, бәхетле- шатлыклы мизгелләр алып килсен дип телисе килә. Класстан тыш чарада

Ямбай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Розалия ИШ
МӨЧӘМӘТОВА, Төмән районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума