Материалы

Әнием бәгърем, бер генәм

последние и лучшие новости искусства в мире

22-10Вагай районы, Әшле авылында 1938 елда җәйнең эссе көннәрендә гади гаиләдә әнием дөньяга килгән. Әнисе аңа Роза дип исем кушкан. Бала чагы сугыш елларына туры килә, тормыш авырлыкларын күп күрә. Әтисез үскән кыз бала елым тартырга да йөри, күләсен дә суга.

Шулай итеп 1958 елда ул Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы егете Котлыбай Әбделхалик улына кияүгә чыга. Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Әтием белән алар 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Беркайчан да әрләшүләрен ишетмәдек, күрмәдек, бәхетле тормыш кордылар. Барлык балаларына белем бирергә тырыштылар. Кызганычка каршы, әтиебез 1997 елда үлеп китте. Әниебезгә бик авыр. Алай да ул, балаларым дип яңадан күтәрелде.

Ә без, үзебез инде әти-әни булсак та, кайда гына йөрсәк тә, аңа сагынып кайтабыз. Бер кереп аның чәен эчеп, сөйләшеп утырсак та, безгә олы бәхет ул. Еллар аккан сулар кебек тиз уза. Быел аның 80 яшьлек юбилее. Без аны шушы зур юбилее белән котлап, ниләр генә теләсәк тә аз булыр. Безнең арада тагын озак еллар яшәргә Аллаһы насыйп итсен.

Тугыз баласы, кияүләре, киленнәре, унтугыз оныгы, җиде нәбәрәсе исеменнән кызы

Алсу РАМАЗАНОВА. Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума