#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ниләр сәйли һәйкәлләр?

последние и лучшие новости искусства в мире

Авыллар, шәһәрләр тарихын кешеләр яза. Тарихи вакыйгалар турындагы иң дөрес мәгълүматлар архивларда саклана, аннары аксакаллар сүзләреннән беләбез һәм... һәйкәлләрдән. Ялутор районындагы Рауды авылы район үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта, Тубыл елгасы тирәсендә урнашкан.. Бу кечкенә авылда 200 кеше яши, аларның төп кәсепләре – балыкчылык, терлекчелек, урман кисүчелек. Биредә халык үзенчәлекле тарихын саклап, ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләрен киләчәк буынга лаеклы рәвештә тапшыра бара.

Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларын да алар онытмыйлар. Исемнәрен мәңгеләштерү максаты белән Рауды авыл хакимияте, халкы һәм “Илһам” инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы һәйкәл ясарга планлаштыралар. Авыл хакимияте бинасы янында урын да билгеләнгән. Ләкин бу эшне башкарып чыгар өчен, әлбәттә, акча кирәк булачак. Шуны күздә тотып, алар “Һәйкәлләргә – яшәргә!” дигән хәйрия акциясе оештырырга булдылар.

- Бу авылда сугыш һәм тыл ветераннарына һәйкәл кую минем өчен дә актуаль, чөнки бабам – Тимергали Насыйбулла улы Нигъмәтуллин бу авылдан сугышка киткән. Мин бу авылда бабамның һәм тагын 30 ветеран исеме язылган, шунда һәркем килеп чәчәк салырлык һәйкәл торуы турында күптән хыялланам. Ниһаять, бу хыялны дөньяга ашыру буенча эшләр башланды. Форсаттан файдаланып, безнең бу миссияне үтәүдә зур булышлык күрсәткәннәргә, акциядә катнашырга теләүләре өчен авыл халкына, аннары минем ярдәмчеләрем – Илдар Нигъмәтуллин, Рифхәт Басыйров, Сөләйман Хәлитов, Марат Алеев, Рифхәт Исхаков, Саҗидә Юсупова, Рәисә Нурмөхәммәтовага рәхмәт белдерәм. Безнең башкарган эшебез файдасызга булмас, тиздән Рауды авылында һәйкәл төзелер дип ышанам”, - дип сөйләде “Илһам” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин һәм әлеге “Һәйкәлләргә – яшәргә!” хәйрия акциясендә теләсә кем катнаша алуын белдереп, акча күчерер өчен исәп-хисап счетын бирде:

АНО «Вдохновение» ИНН 7203428436 р/сч 40703810167100000497 в Тюменском отделении №29 ПАО «Сбербанк» БИК 047102651 к/сч 30101810800000000651 ИНН 7707083893 КПП 720343001 ОГРН1027700132195 Назначение платежа: добровольное пожертвование для установки обелиска в селе Ревда.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836