Материалы

“Нур” гаилә клубының киләчәккә планнары

последние и лучшие новости искусства в мире

47-9Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә «Нур» гаилә клубы оешмасының чираттагы утырышы узды. Анда укытучылар, ата-аналар, укучылар катнаштылар. «Туган тел» гимны белән чараны башлап оештыручы һәм алып баручы Банисә Ниязова сүзне мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга бирде. Дәрес формасында үткәрелгән чарада Виолетта Захарова Гөлфизәр Абдрахманованың «Өйрәнәм» шигырен сәнгатьле итеп укыды. Ата-аналар «Түбәтәй» милли уенында, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашып, милли бизәкләрне өйрәнеп, бергәләп татар халык җырларын башкардылар.

Сәет Хисмәтуллин татар телен өйрәнүнең мөһимлеге турында ата-аналар белән әңгәмә корды. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән очрашуда катнашучылар хезмәт һәм рәсем, җыр дәресләрендә булдылар. Банисә Ниязова ата-аналар белән бергә «Шалкан» әкиятен татар телендә сәхнәләштерделәр. Кунаклар мәктәп директорының, укытучыларның, ата-аналарның уңышлы чыгышларын сокланып карадылар.

Түгәрәк өстәл утырышында татар халкының бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре, уңышларга ирешкән укытучылары турында мәктәп директоры урынбасары Әлфия Петухова сөйләде. Тәҗрибәле укытучылар: Наҗия Хәкимова, Гөлнара Янгулова, Гүзәл Сәфәрмәтова һәм ата-аналар катнаштылар. Сәет Хисмәтуллин актерлык осталыгын күрсәткән һәр катнашучыга рәхмәт белдерде. Ата-аналар матур итеп татар телендә үз фикерләрен әйттеләр, хис-кичерешләрен җиткерделәр. Татар теленә, гореф-гадәтләребезгә, җыр-моңнарыбызга мәхәббәт уяткан чара кызыклы, эчтәлекле узды.

Мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин: «Актив катнашкан әти-әниләргә һәм балаларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Без түгәрәк өстәл артында туган телне өйрәнү, мәктәп эшенең юнәлешләре турында фикер алыштык. Быел укытучылар коллективы, ата-аналар, укучылар белән бергә зур булмаган спектакль куеп, ел ахырында ветеран укытучыларны, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, укучыларыбызны чакырып күрсәтергә планнаштырабыз. Безнең төп максатыбыз: туган телгә мәхәббәт уяту. Тәрбияви яктан да мондый иҗади очрашулар бик мөһим. Әти-әниләр балалары белән бергә мондый очрашуларда аралашалар, аларда сәнгатькә дә мәхәббәт уяна. Безнең спектакльләрдә, сәхнәләштерелгән күренешләрдә татар телен сөйгән, белгән, хөрмәтләгән күп бала катнашыр дип өмет итәм», - дип сөйләде.

Очрашу милли ризыкларга бай булган чәй табыны артында йомгакланды. Тамашачылар рәхмәтләрен «Су анасы» күренешен уйнаучы укучыларга, алып баручы Банисә Ниязовага белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума