Материалы

Нурлы булсын күңел көзләрегез

последние и лучшие новости искусства в мире

Менә инде сентябрь дә тәмамлана. Озакламый көзнең икенче ае – октябрь дә җиргә аяк басар. 1 октябрьдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәрбез. Картлык – ул кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Барыбыз өчен дә бу бәйрәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ул - сугыш һәм хезмәт ветераннары, барлык өлкән буын кешеләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү көне.

Беренчедән, зур рәхмәтебезне сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан, гомер буе хезмәттә кайнаган әби-бабаларыбызга белдерәбез. Алар бит Җиңү көнен якынайтучылар, кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз. Менә алар, балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз: Минегаян апа Заһидуллина, Кәлимә апа белән Мотыйгулла абый Гыйсмәтуллиннар, Гыйламетдин абый Ногманов, Срур апа Хәлилова, Рабига апа Әхтәриева, Зөлфирә апа Ногманова, Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин. Алар янәшәсендә яшәү һәм эшләү – безнең өчен горурлык. Ачысын да, төчесен дә күргәннәргә еш кына киңәш сорап киләбез, намуслы һәм шәфкатьле булырга өйрәнәбез.

Икенчедән, Киндерле авылында хөрмәткә лаек кешеләр күп. Яраткан эшең, яраткан хезмәтең сиңа бәхет, шатлык, куаныч китерә. Хезмәтләре белән хөрмәткә, мактауга лаек авылдашларыбыз Срур апа Хәлилова, Фәния апа Хәмидуллина, Мәдинә апа Сәйдуллина, Наилә апа Мотыйгуллина, Рәйсә апа Сибгатуллина, Зөлфирә апа белән Фәрит абый Гыйльфановлар, Флера апа белән Гайфулла абый Фәизовлар, Равилә апа Сафонова, Нурания апа Бакиева, Нәркизия апа Әхтәриева, Фәрхәнә апа Гыйльманова, Әминә апа Фазлуллина, Маһирә апа Хантимирова, Роза апа Умбитова, Таһирә апа Миндубаева һәм башкалар. Алар хезмәтләрен намус белән үтәп, күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнеп, бүгенге көндә лаеклы ялда балаларына, оныкларына терәк булып торалар.

Хезмәтеңнән тәм табып, илһамланып, тынгы белми яшәү – үзе бер олы бәхет бит ул. Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүче, уңган, үз эшенең остасы, санап бетергесез уңай сыйфатларга ия булган лаеклы ялдагы, шулай ук әлегә кадәр эшләрен дәвам иткән укытучыларыбыз хөрмәткә лаек.

Авылыбызда 5 ел буена авыл халкын шатландыручы, төрле бәйге-фестивальләрдә катнашучы “Киндерле кичләре” ансамбле эшләп килә. Коллектив әгъзалары – лаеклы ялдагы апалар: Фәния апа Краморова, Гөлфинур апа белән Нурания апа Бакиевалар, Наилә апа Мотыйгуллина, Фәния апа Заһидуллина, Асия апа Сәйдуллина, Нәркизия апа Әхтәриева, Фәрхәнә апа Гыйльманова, Рузалия Самарханова, Мансура Фазлуллина һәм гармунчы Ильяс абый Әхтәриев. Лаеклы ялда булуларына карамастан, алар иҗтимагый тормышта актив катнашалар.

Өлкәннәр көне белән безнең өчен иң кадерлеләребез – ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле бабай-абыйларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, рухи күтәренкелек һәм иминлектә, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Изге теләкләр белән авыл халкы исеменнән Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума