Очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

5-8Егерме ел инде Тубылда Галия апа Абайдуллина «туган тел һәм шигърият сакчысы» булып яши. Ул аралашып, күрешеп яшәүне бик ярата торган кунакчыл шагыйрә. Ишеге көндез ябылмый, килгән-кергәннәрне шатланып каршы ала. «Мин ялгызым кеше түгел, ә инде төннәрен шигырь язам», - ди Галия апа.

Яңа фатирга күчкәч тә, ул бүлмәсендә күрешү-очрашулар оештыру максатына иреште. 2022 елда татар китапханә хезмәткәрләре дә кушылалар. Әдәби түгәрәктә дә бу ике ел эчендә катнашучылар күп булды. Һәр кешене сагынып, көтеп алган туганы кебек, якты йөз, җылы сүз белән каршы ала.

Түгәрәкне оештыручы да, дәртле, көр алып баручы да Галия апа үзе. Утырыш түгәрәк өстәл артында үтә. Катнашучыларга кызыгы – фикер алышу, танышу, яттан шигырьләр сөйләү, яңа китаплар, яшь талантлар белән танышу.

Галия апаның кунаклары да күп кырлы. Танылган шәхесләр, рәссамнар, күрше авыллардан килгән ветеран укытучылар, активистлар, үзенең укучылары һ.б. Яңа басылып чыккан китап презентацияләре дә үтә бара.

Танылган рәссам Эдуард Тушаков үз фикерләре белән бүлеште, ә яшь рәссам Асия Закарюкина үзенең иҗади эшләре белән таныштырды. Күренекле Рәшидә апа Бакиева үз фикерләре белән уртаклашып, көчле тавышы белән тулы поэманы да яттан сөйләп бирә алырлык шәхес. Хәмидә апа Речебакиева шагыйрә белән элемтәне өзми. Мәчеттән Гөлшат апа Сухова да катнашып тора. Алсу апа Хәлитова – ветеран-укытучы һәр утырышта Галия апаның берничә шигырен бик матур итеп яттан сөйләргә ярата. Күңелгә килгән шигырьләрен китап битләреннән дә укып ишеттерәләр. Ә кайвакыт туры килсә, Төмәннән килгән дәрәҗәле кунаклар да катнаша.

Шигърият җепләре өзелмәс себердә, соңгы елларда Галия апаның саз ягы укучылары да иҗат итәләр: Гыйльминур Давалева, Айсылу Янгулова һ.б.

Район китапханәсе хезмәткәрләре белән киңәшеп, Галия апаның әдәби түгәрәгенә «Очрашулар» дип исем биргән идек.

Соңгы утырышта Галия апа кунакларын берләштереп уен-викторина оештырып, табышмаклар кертеп кичәне йомгаклады, җиңүчеләргә яңа китапларын бүләк итте.

Тубыл шәһәрендә «Әдәби очрашулар» инде ике ел яшәп килә. Ул әле сабый гына. Оештыручысы шагыйрә Галия апа Абайдуллинага саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Равия ТИМИРОВА, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума