tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Сентябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Очрашуларда туган хисләр ялкыны

последние и лучшие новости искусства в мире

39-3Кулымда өлкәдә үзенең лирик һәм фәлсәфи рухта язылган, тирән эчтәлекле шигырьләре белән аеруча әһәмиятле урын алып торучы шагыйрә Фәхриҗамал Утяшеваның “Очрашу” дип исемләнгән саллы китабы. Аның дөнья күрүенә, авторның китабын миңа бүләк итүенә дә шактый вакыт узды. Мин аны әледән-әле актарып, шигырьләрен кабат укыйм. Чөнки шигырьләре аның үзенчәлекле – аз сүзле, тирән һәм күп мәгънәле, бай телле... Шигырьләрендә авторның үзенә хас булган тыйнак моң, сагыш бар. Аларда милләтебез язмышы, телебез, киләчәк буын өчен борчылу, күренекле якташларга мәдхия җырлау, туган ягы табигатенә соклану, мәхәббәт, эчкерсез ярату хисе чагыла.

Шагыйрәнең күңеле шигырь белән мөлдерәмә тулы икәненә сокланып: “Ул илһамны каян ала икән?” – дип уйланасың. Шигырьләрен укыгач, аның үзе күргәнне, кичергәнне, белгәнне язганын, илһамны туган ягы табигатенең урман-басуларыннан, яшәештән алганын аңлыйсың. Шуңа да аның шигырьләрендә ясалмалылык юк. “Очрашу” китабының икенче кыйммәтле ягына да игътибар итмичә булмый, чөнки ул китапны ачуга ук күзгә бәрелә. Китап аркылы “Яңарыш” өлкә татар газетасының 1991 нче елдан алып 2018 елга хәтле тарихын күзәтеп була. Аны авторның “Яңарыш” һәм мин” дигән китабының тулы варианты дип тә атап була. Өлкәгә үзен шагыйрә итеп танытуда “Яңарыш” газетасының өлеше зур булганын Фәхриҗамал апа кереш сүзендә ачык итеп әйтә. “Махсус уку йортларын күрмәгән иҗат эшенә керешүем белән “Яңарыш” газетасына бурычлымын. Шуңа күрә сөекле газетабызның легендар мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовтан башлап редколлегия хезмәткәрләре һәм хәзерге мөхәрриребез Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтовага мәңгелек ихтирам белән рәхмәтемне белдерәм”, - дип яза ул. Үз укучысын табып өлгергән, абруйлы әдәбият белгечләренең югары бәяләмәләренә лаек булган шагыйрәнең: “Яңарыш” газетасына бурычлымын...”, - дип язуы аңа карата чын-чынлап олы хөрмәт уята. Моны үзен тудырган, тәрбияләгән ата-анасына рәхмәтле булган инсафлы баланың сүзләре дип кабул итәм. Чөнки, нәрсәсен яшерергә, кайбер үзешчән шагыйрь-шагыйрәләребез бу исемгә ия булуда газетаның башкарган ролен “онытып”, “укучылар аларны үзләре эзләп таба” дип, шуңа башкаларны да ышандырырга тырышалар. Биредәге: “Иҗади җимешләрем олы галим һәм бөек каләмдәшләрнең инә күзеннән үткәргән тәнкыйть сүзләренә лаек булсалар, шат булыр идем”, - дигән сүзләре дә авторга “йолдызлар чире” ят икәнен күрсәтә. Димәк, шагыйрәбез исем өчен генә түгел, чынлап иҗат итәргә, үсәргә әзер.

586 биттән торган “Очрашу” китабы 2018 нче елда Казан шәһәренең “Ватан” нәшриятында 100 данә белән дөнья күрде. Автор матди ярдәм күрсәткән милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына, шәхсән элекке рәисе Евгений Воробьевка, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, автономиянең башкарма директоры Тимергали Мирасов һәм китап редакторы, үзенең кызы, филология фәннәре докторы, Тубыл педагогия институты доценты Гүзәл Фәйзуллинага олы рәхмәтен белдерә. Китап 8 бүлектән тора. “Шигырьләр” бүлеген авторның “Яңарыш” газетасының 1991 елның 10 мартында “билгесез автор” исеме белән басылган беренче шигыре ачып җибәрә. Һәм бер-бер артлы шул көннән алып 2018 елга хәтле газетада дөнья күргән шигырьләре тәкъдим ителә. Аның шигыръләре турында мөхтәрәм укытучы, халык мәгарифе отличнигы Люция апа Хәбибуллинадан да оста итеп әйтеп булмый. “Шагыйрәнең иҗаты белән танышкан саен күңелдә бер уй, тойгы ныгый бара: ул беркемне дә кабатламый торган үзенчәлекле шагыйрә. Шигырьләре тыгыз фикерле, гадилек, пөхтәлек, тыйнаклык, фикер ачыклыгы белән аерылып торалар. Шигырьләренең һәр сүзе, сүз тезмәләре, җөмләләре, рифмасы, ритмикасы, сюжеты – барысы да бер фикерле, төп идеяне – кеше хисләрен ачуга буйсындырылган...” – дип яза ул “Милләтебезнең асыл кызы” дигән мәкаләсендә (“Яңарыш”, 23 март, 2018 ел). Бу бүлектә бирелгән берьюллыклар, икеюллыклар, дүртьюллыкларга һич тә игътибар итмичә үтеп булмый. Аларда авторның тирән акылы, сүзгә осталыгы, бай тормыш тәҗрибәсе ярылып ята. “Публицистика” бүлегенә автор “Яңарыш” газетасына көн кадагына сугылган проблемаларны күтәреп язган мәкаләләрен керткән. Күренекле шәхесләргә, якыннарына багышланган шигырьләре “Котлаулар”, “Хәтер” бүлекләренә куелган. Ул үзен бөек рус авторларының әсәрләрен тәрҗемә итү эшендә дә сынап караган. “Укучылар сүзе”ндә “Яңарыш” газетасында күренекле шәхесләрнең автор турында басылган мәкаләләре бирелгән. “Боларны мин һич тә мактаныр өчен түгел, ә рәхмәт йөзеннән, исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан китабыма керттем. Кызганыч, аларның күбесе арабыздан киттеләр, мәсәлән, Якуб ага Зәнкиев, Азат абый Сәгыйтов, Булат абый Сөләйманов, Газиз абый Әхмәтов, Хисмәт абый Корман, Искәндәр абый Янтимиров, Заһид Акбүләков һ.б. Китапны кулына алып укыган кешеләр аларны кабат искә алырлар, аларның нинди акыл ияләре булганнарын, минем олы хөрмәтемне аңларлар. Алар белән бергә төшкән фотосурәтләрне, миңа язган хатларын “Фотолар”, “Хатлар” бүлегендә карарга, укырга була”, - дип аңлатты Фәхриҗамал апа.

Хис-моңга, фикер ачыклыгы белән язылган лирик шигырьләр, илдә урнаша килгән яңа иҗтимагый рух, тормыш үзәгендә туган проблемаларны күтәргән тирән эчтәлекле публицистик мәкаләләр белән сугарылган “Очрашу” китабы киң катлам укучыга тәкъдим ителә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836