Материалы

Оештыруда мин дә катнаштым

последние и лучшие новости искусства в мире

37-16Нәкъ 30 еллар элек -1990 еллар тирәсендә булган хатирәләр искә килеп төшә. Әйтик, бер караганда ул вакытта татар халкыбызның бик ышанычлы, күтәренке кәефле, милли үзаңы югары вакытлар иде шул. Ул заманда мин институт тәмамлап, “Төзүче” мәдәният сараенда эшли генә башладым. 1987 елда “Төмән нурлары” хоры оешты. Ул елларда татар хәрәкәте активистлары (“Идегәй” иҗтимагый оешмасы) татар телендә газета, радио һәм телетапшыру кирәклеге турында партиянең өлкә комитетына мөрәҗәгать белән чыктылар. 1990 елда өлкә җитәкчеләре “Яңарыш” газетасын булдыруга әзерләнә башладылар.

Һәм менә 15 сентябрьдә аның беренче саны дөнья күрде. Ул вакытта бар татар эшләре дә өлкә татар мәдәният үзәгенә килеп тоташа иде. “Яңарыш”ның беренче саннары, хәтта устав, штатларын төзүдә дә, мәдәният үзәге директоры буларак, үземә катнашырга туры килде. Татар газетабызның оештыручылары рәтендә үзәк тә бар иде. 30 еллык газета тормышында, аны булдыруга өлешем керүгә бик горурланам. Азат Сәгыйтов редактор булып аны саклауга зур көчен куйган шәхес. Ул булмаса, бәлки, болай үсеп тә китмәгән булыр иде. Хәтерлим, җыелышларда тәнкыйтьлиселәре килеп сорау бирәләр дә, Азат абый: “Ә сез газетаны кулыгызга алып укыганыгыз бармы?” - дип әйтә торган иде. Төрле кыенлыклар аша үтеп, газета яшәп килде. Шулкадәр гомер дә үтеп киткән. Газетада эшләүче кызларга, аларның гаиләләренә саулык-сәламәтлек теләп, киләчәктә дә шулай тугры калып, күп мәгълүматны аңлап, кирәген сайлап, иҗади эш итүләрен телим. Газетаның бүгенге көнгә кадәр яшәве – зур хезмәт ул. Тугры дигәннән, алар чынлап та тугры инде үз эшләренә, редакция коллективын икенче гаиләләре дип тә әйтер идем.

“Яңарыш”ыбызны саклыйсы иде, язылучылар күбрәк булсын иде.

Җәмәгать эшлеклесе Фәрит ХӘКИМОВ,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума