Материалы

“Өй янында парад”

последние и лучшие новости искусства в мире

21-79 май көнне Төмән хакимиятенең өч авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары йорты янында күчмә фронт концерт бригадасы булды. Менә «Ветеранга өй янында Парад» бәйрәмен горурланып каршы алучыларның исемнәре: тыл хезмәтчәннәре - Мөхәммәдәюп Әминов, Мәрзия Әхмәтҗанова, Хөрмәчигән Калчакова, Габделхәй Ибраһимов, Рәхимә Бузаева, Салихә Юмашева, Мансура Буранчина һәм сугыш чоры баласы - Мансур Биктимеров. Алар Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминов, җәмәгатьчелек вәкилләре исеменнән шәхси котлауларны кабул иттеләр.

Барлык хәвефсезлек чараларын үтәп, шәхси парадны Төмән районының Шыкча мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәрде. Мәдәни чараның алып баручылары һәм оештыручылары - Елена Катаргулова, Виктория Паустьян, Зөлфия Миннебаева һәм музыкант Гаяз Габдуллин булдылар.

Нәкъ 22.00 сәгатьтә салют аттырдылар. Авыл халкы бу тамашаны үзизоляцияләү режимын үтәп, өйдән күзәтте.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума