#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өйләрендә дини бәйрәмнәр үткән

последние и лучшие новости искусства в мире

23-8Бөек Ватан сугышына Түбән Тәүде районы, Тарман авылыннан 171 кеше китә. Шулар арасында Хәйретдин Хөсәен улы Туйчиков (1898 елда туган) та була.

Немец фашистлары башкалабыз Мәскәүгә ябырылган көннәрдә - 1942 елның 7 февралендә  фронтка озатыла. Мәскәү янындагы каты бәрелешләр һәм Курск дугасындагы сугыш кырларын үтеп чыга. Воронеж гвардия полкының укучысы буларак, Тула, Воронеж, Мәскәү шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Бер каты сугышта нык яралана һәм госпитальдә ятып чыга, 1943 елның 14 мае көнне яраланып туган авылына кайтып керә.

1943 елның 4 январе көнне Хәйретдиннең олы баласы - Шәмсетдин дә фронтка китә һәм сугыш сукмакларын үтеп чыгып 1946 елда авылына кайта.

Сугышта булган каты яралардан төзәлеп Хәйретдин абый колхозда хезмәт итә.

1945 елның 9 маеннан соң Тарман авылына 64 сугыш солдаты кайтып керә.

Хәйретдин бала чактан ук күл буенда урнашкан мәчеткә йөрүне яраткан, авыл мәчете аларның йортларына каршы гына торган. Монда ул кечкенәдән үк гарәп әлифбасын һәм латинча укырга-язарга өйрәнә. Әлбәттә, сугыштан соң, атеизм чорында, мәчетләр бикле тору сәбәпле, Хәйретдин бабайның йортында намазлар һәм төрле дини йолалар үткәрелеп торган. Аларның йортлары бик зур булмаса да, бер бүлмәдә хатыны белән балалары яшәсә (6 бала), икенче бүлмәдә рухи хезмәт алып барылган. Дини эшләргә каршылык булуга карамастан, аларның өйләрендә бәйрәм намазлары, җомга намазы, Рамазан айларында тәравих намазлары үткәрелеп барган. Хәйретдин бабай якташларын - авылдашларын Коръән укырга, намаз тәртипләрен үзләштерергә өйрәткән һәм бик тырышып хак динебез - ислам йолаларын алып барган. Авыл халкы, аңа бик риза булып, рәхмәтләрен белдереп торганнар. Хәйретдин бабай 1954 елда вафат була.

Шунысы кызганыч, күп гаиләләрдә балалар, әти- бабайларының сугыштагы медальләре-орденнары белән уйнап, югалтып бетергәннәр, хәтта документлары да таралып беткән. Сүз юк. Хәйретдин бабайның да үз вакытында медальләре булган, ә менә ниндиләре икәнен белә алмыйбыз.

Хәйретдин бабайның авыр туфрагы жиңел, караңгы каберләре якты, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836