#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Октябрь - бәйрәмнәргә бай ай

последние и лучшие новости искусства в мире

40-4Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен, абыема ияреп беренче тапкыр мәктәпкә килгәнем. Безне миңа таныш укытучы апа каршы алды. Ул - Сәкинә апа Нотфуллина иде. Башлангыч мәктәптә безгә төпле белем, яхшы тәрбия биргән укытучыбызга бүген 81 яшь. Иң беренче класс белән туган көннәребезне дә үткәрүче Сәкинә апа булды. Мәктәптә тәрбия буенча эшне дә ул алып бара иде. Октябрят, пионер сафларына кергәндә зур горурлык хисләрен кичерүем әле дә истә. Бар иде бәхетле чаклар! Классыбыз белән төрле чараларда, концертларда катнаша идек.

Өлкән сыйныфларда укыткан, хәзер арабыздан киткән Фәһим абый Хәмидуллин, Рәшидә апа белән Шамил абый Фәхретдиновлар, Маһинур апа Фазлуллина, Фәриха апа Нотфуллина, Римма апа Әхтәриева Тәнзилә апа Кәлимуллинаны зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә алам.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучыларым - Динара апа Хәбибуллина, Мөнирә апа Шәмсетдинова, Фәридә апа Юсупова, Сания апа Фәйзуллина, Рәйсә апа Фәтхуллина, Фәния апа Заһидуллина, коллегаларым – Фирүзә Булатова, Асия Мөхәммәтова, Алсу Латыйпова, Асия Сәйдуллинаның хезмәтләре олуг хөрмәткә лаек. Аларның хезмәте - укучыларында. Аларның барысы да зур кешеләр булып үсеп чыктылар, барысы да кешелекле, мәрхәмәтле. Араларында җитәкчеләр, укытучылар да, табиблар да, төрле һөнәр ияләре, гади хезмәткәрләр дә бар. Сыйныфларда күпме генә укучылар булуларына да карамастан, аларның һәрберсенә үз җылысын, үз мәхәббәтен тигез итеп өләшкән укытычылар. Иң мөһиме – бик күп укучылары укытучы һөнәрен сайладылар. Алар арасында мин дә бар, гомеремнең 38 елын укыту эшенә багышладым.

Бүген безнең Киндерле мәктәбендә 13 укытучы белем бирә. Быел мәктәптә яшь укытучылар саны артты. Укытучы һөнәренә тугры булып, яшьләргә таяныч, остаз булып ветеран укытучыларыбыз – М.Х. Калиева, Р.Г.Хәбибуллина, М.Т.Фазлуллина, Ф.М.Алеева, Т.И.Гердт хезмәт итәләр. Алар барысы да үз һөнәрләрен яратып башкаралар. Балаларны кызыксындыру өчен дәресләрдә төрле яңа укыту чараларын кулланалар.

Гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветеран укытучыларыбызны, шулай ук бүгенге көндә дә армый-талмый белем бирүче укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Көчегез төкәнмәсен, эшләү дәрте сүрелмәсен, һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын сезгә. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Шушы үтә җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Сезне сагынып, яратып коллегагыз Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836