Материалы

Өлкәдә җиләк-җимеш бизнесы үсеш алачак

последние и лучшие новости искусства в мире

37-8Төмән өлкәсендә бакча җиләкләрен үстерү промышленносте масштаб ала. Хөкүмәт инвесторларга бу юнәлешне үстерүдә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. «Ягоды Плюс» компаниясе 200 гектар мәйданда бакчалар оештырырга уйлый. Аларда карлыган, кара җимеш, сырганак һәм башка җиләк-җимеш үстерергә җыеналар. 2021 елда Ялутор районында 10 гектар җирдә 60 мең куак карлыган утыртылган. Компаниянең төп максаты – регионны бакча җиләге белән тәэмин итү.

«Санкцияләр фонында өлкәдә бакчачылыкны торгызу бик вакытлы дип саныйм. Бу проектны бик теләп тормышка ашыра башлаган кампания бар. Бу юнәлештә эшкуарларга чын күңелдән булышачакбыз. Бюджетта авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның 70% ын каплауга субсидияләр каралган. «Ягоды Плюс» компаниясе шундый ярдәмнән файдаланды инде», - дип сөйләде өлкә губернаторы урынбасары Владимир Чейметов.

Боровский поселогында урнашкан «Ягоды Плюс» оешмасы 2009 елдан башлап кыргый һәм бакча җиләк-җимешләрен, гөмбәләрне, яшелчәләрне, чикләвекләрне һәм кипкән җиләк-җимешләрне сатып ала, эшкәртә, сата. Компаниянең генераль директоры – Эльмар Мөхәммәдали улы Ибуков. «Ягоды Плюс» бренды астындагы продуктлар Бөтенроссия күргәзмәләре бүләкләре белән билгеләнгән.

Өлкә яңалыкларыннан файдаланып
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума