Материалы

Өлкәннәрне хөрмәтләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

27-8Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылган мәдәни чаралар Лаемтамак авылында май, июнь айларында үткәрелеп барды. “Кызыл канәфер”, “Хәтер шәмнәре”, “Җиңү яулаганнарның хыяллары”, ”Хәтер һәм Кайгы көне” акцияләрендә күпчелек авыл халкы катнашты. Клуб җитәкчесе, чараларны оештыручы Вилдан Мәмәтгалиев авылдашлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул гармунда уйный, матур җырлый, үзе оста оештыручы да. Бу очрашулар өлкәннәрне яшьлек елларына алып кайта, яшьләрне, мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләүдә ярдәм итә. Лаемтамакта яшәүче 91 яшендәге Хәтифә Зәйнулла кызы Мәмәтгалиева илебездәге үзгәрешләрне, авыр сугыш елларын үз күзләре белән күргән, авырлыкларны кичергән тыл хезмәтчәне.

Ул бүгенге тормышы белән канәгать булып яши. Илебез халкына тынычлык теләгән әбиләр сугыш чорында яңгыраган җырларны тыңлап яшьлек елларын искә алдылар. Хәтифә әбинең тормыш иптәше Шәрәфетдин Давали улы да сугыш ветераны булган. Алар 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы елларда да авыр булган. Өлкән яшьтәге әбиләр ул чорны да онытмыйлар. Авыл халкы ул елларны промхозда эшләгәннәр, күлә сукканнар, план үтәгәннәр. Хәтифә әби тырыш хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

27-5Хөрмәтле укытучы, хезмәт ветераны - Нәсибҗамал Айматәтдин кызы Давалевага 87 яшь. Ул Сүкләм авылында туа. Җиденче классны Сатылган мәктәбендә тәмамлап, Тубыл татар педучилищесына укырга керә. Еллар авыр булса да, ул пединститутның татар бүлегендә укып, югары белемле укытучы булып чыга. 1963 нче елда Нәсибҗамал Айматәтдин кызын мәктәп директоры Гали абый Зәлилов Лаемтамак мәктәбенә укытырга чакыра. Эшен яратып эшләгән, тырыш, уңган яшь укытучы 1966 нчы елны авыл егете Сәлиман Сөләйман улы Давалевка тормышка чыга. Алар 7 егет тәрбияләп үстерәләр, укыталар. Нәсибҗамал апа 1991 нче елга хәтле мәктәптә эшли. Ул завуч та була, аннары рус теле, әдәбияты һәм география фәннәрен укыта. Сабыр һәм түземле булган әбиләребез авыр елларны яхшы хәтерлиләр. Алар эшләгәннәр, сынауларга бирешмәгәннәр, балалар үстергәннәр, укытканнар. Хөрмәткә лаеклы тыл һәм хезмәт ветераннарының тормыш юлы яшьләргә үрнәк итеп сөйләрлек.

Авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы Вилдан Биктимер улы җырлаган җырларны тыңлап, әбиләр яшьлек елларын искә алып аңа рәхмәтләр юллыйлар. Бөек Җиңүне алып килгән илебез халкының батырлыклары турында без горурланып сөйлибез. Авыл халкының тылда батырлык күрсәткән фидакарь хезмәте онытылмаячак. Бу чараларда актив катнашкан укытучылар: Фәния Әмирхан кызы Назыйрова, Флора Сәфәр кызы Юнысова, Фәрзәнә Хәйрулла кызы Барсукова. Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзләренең тырыш хезмәтләре белән өлеш керткән тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп укучылар шигырьләр сөйләделәр, җылы теләкләрен юлладылар. Патриотизм рухында үткән “Хәтер шәмнәре”, “Тынычлык күгәрчене” чараларында катнашучылар - Риана Рамазанова, Рәзил Мәмәтгалиев, Зарина Раингулова, Диана Янабаева, Камал Гафуров, Ленар Көлмәмәтов, Лариса, Шаһинур һәм Римма Мәмәтгалиевалар, Мәһзәнур Даминова, Хәсифә Бәшировага да рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Римма МӘМӘТГАЛИЕВА, Тубыл районы, Лаемтамак авылы.
(Римма У
МИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума