Материалы

Олы күлгә сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

36-8Август башларында Вагай районында урнашкан искиткеч матур диңгезгә охшаган Олы күлне тагын да күрергә насыйп булды. Мондый күл Төмән өлкәсендә иң зур күлләрдән санала. Аның озынлыгы 25 километр, ә киңлеге 8-10 километр тәшкил итә. Мәһабәт күл буенда 4 борынгы татар авылы урнашкан: Усак, Карт авыл, Биек, Агытбаш. Зур җир белән бәйләнеш катлаулы монда. Ә бит Вершинский авыл җирлегендә 1,5 меңләп кеше яши. Шул бәйләнешнең бер чылбыры Казанлы авылында туган, хәзерге вакытта Вагай район үзәгендә яшәүче Руфия Муса кызы Бәшированың тырыш хезмәтенә барып тоташа. Руфия ханым диспетчер–кассир вазифасын инде 9 нчы ел башкара. Бер караганда билет сатуның ни авырлыгы, кызыгы бар аның, ә бит 2-3 ай элек билетларга язылып куялар, эшен тиешенчә белүче һәм яратучы гына мондый вак, шул ук вакытта җаваплы вазифаны башкара ала. Олы күл халкы аны “Руфия апабыз” дип олылап дәшә.

Нинди генә авырлыкларга карамастан, самолетта очучыларга ярдәм итәргә омтыла. Самолетка утырганда иң элек кечкенә балалар белән әниләрне, өлкән кешеләрне, больницага баручыларны утыртырга тырыша. Ә бит өлкәбезнең төньягында вахта методы белән эшләүче 60лап якташын да утыртырга тиеш! Нинди түземлелек, осталык һәм сабырлык кирәк? 36-7Бөтен кешеләргә ярдәм итәргә тырыша мөхтәрәм Руфия ханым, әгәр дә берәрсенә булыша алмаса, бик борчыла, үзенең киңәшләрен бирә.

Ютэйр компаниясендәге җаваплы хезмәткәрләрдән өстәмә самолетлар сорый. Алар аны уңай бәяләп, бик тәҗрибәле, төгәл һәм намуслы, яратып эшләүче хезмәткәр дип бәяли.

Олы күл буенда урнашкан Усак авылы халкы бик тә тырыш һәм кунакчыл. Урамнарда балалар, олылар исәнлекле, бердәм, дус-тату, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшиләр. Аларга зур уңышлар, түземлек һәм сабырлык теләп калучы Олы күл сәяхәтчесе

Рафаэль ГАДИЕВ, төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума