#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өмет, ышаныч бирүче укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

20-5Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр, мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче - башлангыч сыйныф укытучысы.

Вагай районының Тугыз урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылардан иң тәҗрибәлесе - Камилә Сөләйманова 40 елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Тугыз урта мәктәбен 1974 нче елда тәмамлаганнан соң, 4 ел Тубыл педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштереп, Казанлы урта мәктәбенә эшкә килә.

Бер елдан соң туган авылына укытучы булып әйләнеп кайта. Әлеге: «Кайда туган - шунда кирәккән», - дигән әйтем Камилә апага да туры килә. Монда ул башта пионервожатый вазифасын башкара. Нәзек, төзек гәүдәсенә вожатый формасы килешеп тора иде. Мәктәптә үткәрелгән барлык тәрбия чаралары - аның төп эшчәнлеге дип исәпләнә. Укучы-пионерлар белән ел саен район күләмендә үткәрелгән конкурс-слётларда катнашып, урыннар яулыйлар иде. Авыл күләмендә үткән концертлар, мәдәни чаралар да ансыз үтмәде. Үзенең профессиональ эшчәнлеге юлында менә инде 7 нче тапкыр башлангыч сыйныф укучыларын урта мәктәпкә озатты. Бүгенге көндә Камилә апа 2 нче сыйныф укучыларының укытучысы һәм класс җитәкчесе.

Олы яшьтә булуына карамастан, Камилә Исмәгыйль кызы заман белән бергә атлый. Менә инде дүртенче ел без яңача җиһазланган мәктәптә хезмәт итәбез. Яңа мәктәптә яңача укыту, компетентлылык – замана таләбе. Компетентлы кеше – кайсы да булса өлкәдә уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Һәр укучыда укытучы өмет тудырырга тиеш. Өмет чаткылары, нинди генә дәрәҗәдә белем алучы укучы булуга карамастан, укытучының үзендә дә сүнмәскә, үзенең хезмәте җитлеккән булуына өметләнеп эш итәргә, балаларны тәрбияләргә тиеш. Камилә апа үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр үзләштереп, укучыларга төпле белем бирә. Ул үз укучылары белән бер дулкында булып, заман сулышын тоеп яши. Укытучы буларак, үз фәнен яхшы белә, презентацияләрне, тестларны актив куллана, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килә, шуңа күрәдер Камилә апаның катлаулы дәресләре мавыктыргыч уза. Ул һәрбер теманы сабыр гына җентекләп аңлата, балаларның аңлап җиткермәгәнен белсә, аңлашылганчы аңлатырга әзер. Шуңа да нәни укучылар, һәр дәрестә актив катнашып, уңай һәм төпле фикерләргә баеп чыгалар.

Камилә апа үз вазифасын бөтен күңелен биреп эшли, балалар язмышы өчен борчыла. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч һәм өмет тудыра. Камилә апаның «тәрбия җимешләре» төрле иҗади бәйгеләрдә катнашалар: шигырь сөйлиләр, рәсем ясыйлар, матур җырлыйлар, төрле проектлар төзеп призлы урыннар яулыйлар.

Мәктәбебез, татар авылы тәрбия һәм укыту үзәге буларак, этномәдәни юнәлештә эшли. Бу өлкәдә дә Камилә Исмәгыйль кызының хезмәте мактауга лаек. Ул балаларны туган телдә сөйләшергә, язарга өйрәтүдән тыш, татар җырларына, биюләренә мәхәббәт тәрбияли, күренекле татар язучылары, шагыйрьләренең иҗатын яратырга ярдәм итә.

Камилә Исмәгыйль кызының мәктәптә тагын бер вазифасы - укытучыларның профсоюз оешмасы җитәкчесе. Бу хезмәтен дә ул җиренә җиткереп, гаделлекне саклап, тырышып эшли. Хезмәттәшләренең хокукын яклап, нинди генә утырышларда катнашмады, нинди генә җыелышлар уздырмады! Коллегаларын туган көннәре, яулаган җиңүләре белән чын күңелдән котлый, алар белән бергә кайгыра, алар белән шатлана. Тынгысыз хезмәте өчен Камилә апаның төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре дә бик күп, ул - ветеран-педагог.

Авыл укытучысының тормышы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Матур гаилә хуҗабикәсе, тормыш иптәшенең тугры хәләл җефете буларак, ул авылдашлары арасында абруй казанды. Укытучылар коллективында үтә торган спорт ярышларында да ул үзен сынатмый, волейбол уйный, чаңгыда йөгерә.

Аның яшәгән йорты һәрвакыт җылы, чиста, өстәлендә тәмле ризык өзелми, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үсә, җәй буе матур гөлләр чәчәк ата. Камилә Исмәгыйль кызы - газиз әнкәсенең мәрхәмәтле кызы һәм күпсанлы бертуганнарының ярдәмчел апасы, иренең инсафлы хатыны, бердәнбер кызының мәхәббәтле анасы, ике оныгының йомшак күңелле әбисе һәм хисапсыз укучыларының алыштыргысыз тәрбиячесе дә ул.

Венера ИБУКОВА, Вагай районы,
Тугыз урта мәктәбе методисты,

татар теле укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836