#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытылмаслык истәлекләр

последние и лучшие новости искусства в мире

22-8Аромаш районы, Көсәйкүл авылы сугыш елларында Омск өлкәсенә кергән. Көсәйкүллеләрне армия сафларына, Бөек Ватан сугышына Аромаш военкоматыннан озаталар. Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан 37 сугыш ветеранының берсе - Гайретдин Фәхретдин улы Рахматуллин була. Совет Армиясендә хезмәтен тәмамлап туган ягына кайтырга җыенган яшь солдатны яңа сынау көтә. 1941 нче елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп керә - Бөек Ватан сугышы башлана. Гайретдин Рахматуллин яу кырында Ватаны алдында бурычын намус белән үти. Гайретдин фашист гаскәрләренең һөҗүмен үз күзләре белән күргән, батырларча сугышкан, иптәшләренең һәлак булганын йөрәге аркылы үткәргән, яраланган, тоткынлыкта да булган, үзебезнекеләр килеп аларны азат иткәннән соң, кабаттан озын сугыш елларын үтеп кайткан якташыбыз.

Гайретдин Фәхретдин улы инде бакыйга күчкән булса да, якташларының хәтерендә. Авылыбызның биек буйлы, матур йөзле сугыш ветераны әле минем дә күз алдымда. Аның тормыш юлын яшь буынга үрнәк итеп сөйләрлек. Сугыштан кайтып, матур, сабыр холыклы, уңган Өмелхәя апа белән гаилә корып 5 бала үстерәләр. Үз йортларын төзеп, бакчада бәрәңге, яшелчә утырталар, мал-туар асрыйлар, тырышып яшиләр. Гайретдин Фәхретдин улы гомер буе колхозда, аннары совхозда эшли. Аның кулыннан бөтен нәрсә килә. Бригадир, мал караучы, өлкәнәя бара каравылчы да була. Сугыш ветеранына тырыш хезмәте өчен совхоздан юллама биргәннәрен хәтерләп сөйли кызы Динара. Күп вакыт узса да, ялга барган җиреннән сугыш вакытында узган юлларын барып күреп кайта. Ул Украина фронтында халыкны фашистлардан азат итү бәрелешләрендә катнашуларын исенә төшереп сөйли. Вакыт искән җил кебек үтсә дә, мәрхәмәтсез сугыш еллары аның күңелендә тирән яра булып кала. Ләкин ул елларны искә алып сөйләргә яратмаган. Бик сирәк очракта, күз яшьләре белән искә алып сөйләгәннәре әле якыннарының хәтерендә. Якташларыбызның Бөек Җиңүне алып килүдә керткән өлешләре, тырышлыклары, түземлеклеләре, күрсәткән батырлыклары онытылмаячак.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836