#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытырга хакыбыз юк

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш”ның 11 нче санында Н.Ташбулатованың “Бабамнар – горурлыгым” дигән язмасын укып, күңелемдә шатлыклар туды.

Айнетдин һәм Рәшит Хәйретдин уллары Шәмсетдиновлар – әткәмнең туганнары.

Әткәм – Давыд Алимҗан улы Касимов Вагай районы, Юрмы авылында күп балалы тату гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Тормышның нәрсә икәнен дә әле яхшылап белмәгән, ләкин гаиләнең ныклы таянычы булып өлгергән (әтисе, абыйсы сугышта) яшүсмер егеткә сугышның авыр сынауларын батырларча үтәргә туры килә.

Әткәмнең сөйләве буенча, ул сугышка 1942 елда китә, аңа 17 яшь кенә була. Белоруссия фронтында, Литва, Латвия җирләрендә дошман белән сугышырга туры килә. Җиңү көнен алар Кенигсберг шәһәрендә каршылыйлар. Нинди горурлык! Кече улым Рушат татасы дошман белән сугышкан, Җиңү көнен каршылаган шәһәрдә Армия хезмәтен үтәп кайтты!

- Сезнең өчен сугышта нәрсә авыр булды? – дигән сорауга, әткәм үзенең дусты, туганы Рәшит абый Шәмсетдинов белән аерылышуын күз яшьләре белән сөйли иде.

Алар икесе дә бер җирдә, тик частьләре генә башка була. Төнлә Рәшит абый әткәмне чакырып, үзләрен сугышка алып китүләрен әйтә. Авылга, әти-әниләренә сагынган, дөнья күрмәгән яшь егетләр бер-берсе белән кочаклашып, елашып аерылалар. Бу аларның соңгы күрешүләре була. Рәшит Хәйретдин улы сугышта үлә.

Ә әткәм 1984 елның май аенда 59 яшендә күзләрен мәңгегә йомды, Җиңүгә 39 ел иде.

Ул вакытта интернет булмаган, әткәм Рәшит туганы турында бернәрсә дә белми, күрәсең, Рәшит абый Җиңүгә 5 ай калганчы, пехотаның беренче сафларында фашистларга каршы көрәшкән икән.

Рәхмәт Нурия Таштимер кызына Рәшит абый турында тапкан белешмәләре өчен.

Әткәм танкчы-пулеметчы була. Фашистлар җиңелүләре белән килешәселәре килми. Май ахырында, штаб өстендә немец самолеты очуын күреп, әткәм пулеметтан ут ача һәм самолетны атып төшерә. Шул батырлыгы турында “Подвиг народа” сайтында язылып чыга. Өлкән сержант Давыд Алимҗан улы туганнарына 1950 елда гына кайта.

Хәйретдин бабайның өченче улы Биктимер абый (икенче хатыннан, әткәмнең инәсе белән Биктимер бабамның инәсе бертуганнар). Ул да беренче көннән үк сугышка китә. Исемдә, Биктимер баба бик каты яралана, күп кан түгә. Үлем хәлендә аны сугыш кырыннан яшь кенә Рита исемле шәфкать туташы сөйрәп чыга. Үзеннән кан биреп, чибәр егетне үлемнән коткара. Яшьләр бер-берсен яратып, кавышалар. Сугыштан соң Сахалинда урнашалар.

Әткәмә, аның абыйларына, Алимҗан, Локман бабайларыма булган олы хөрмәт, горурлык хисе йөрәгебездә мәңге сакланыр! Безнең аларны беркайчан да онытырга хакыбыз юк!

Гөлнура ФӘЙЗУЛЛИНА, ветеран-укытучы.
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836