#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Онытма: синең алда, җинаять кылса да, кеше утыра”

последние и лучшие новости искусства в мире

48-4Мөхәммәтнур Тимеркәй улы Ражев прокурор булып эшли башлаган елында апасы әйткән әлеге сүзләрне гомере буе күңелендә йөртә, кем генә булса да, аның хокукка ия кеше икәнлеген истә тотып эш итә.

Әтисенең дусты – район прокуроры үрнәгендә ышанычлы, гадел хокук саклаучы булырга омтыла Мөхәммәтнур Тимеркәй улы. Мәктәпне тәмамлауга уку бәхете эләкми, әлбәттә.

Аромаш районы, Көсәйкүл авылындагы зур гаиләнең иң өлкән баласы булганда, кая инде ул хыял дигән булып укырга китүләр?! Артыңда 3 энең дә, 4 сеңелең үсеп киләләр. Сугыш михнәтен үтеп кайткан әтисе совхозда ветврач, әнисе өйдә балалар тәрбияли. Ә Мөхәммәтнур Ражев 3 ел армия хезмәтен үтәп кайткач, Новопетрово элемтә бүлегенә начальник булып урнаша. Сөйгән яры белән уртак тормыш коралар, балалары туа. Ләкин күңелдәге уку теләге һич тынгылык бирми. Озак уйламыйчан, Свердловск шәһәренә читтән торып укырга керү нияте белән юридик институтка юл ала. Һәм аннан студент таныклыгы белән кайтып керә.

4 курста укып йөргән вакытында аны Армизон районы прокуратурасына тикшерүче итеп билгелиләр. Бер елдан яшь тикшерүчегә район күзәтчелек органы җитәкчесе вазифасын тапшыралар. Беренче вакытларда аңа Армизон районы прокуроры Валентин Борода ярдәм күрсәтә, эш серләре белән таныштыра. Өлкә прокуратурасы юристы Михаил Аршавский, криминалисты Николай Мишаринга, өлкә прокуроры Эрнест Вәлеевка күңелендә рәхмәт хисләре генә сакланып калган прокуратура хезмәте ветеранының.

Тик хезмәт чорындагы бер вакыйга аның тормышында аеруча онытылмаслык роль уйный. Партиянең район комитетындагы бер чиновникның баласы сыер савучыны мәсхәрәли. Бу җинаятьне күргән кеше бар, җинаять эше ачарга дәлилләр җитәрлек. Һәм Мөхәммәтнур Тимеркәй улы әлеге егетне 3 көнгә сак астына ала. Өлкә прокуратурасына хәбәр итә. Аннан намуслы тикшерүче килә. Шул вакытта партиянең өлкә комитетыннан шалтыраталар, тиз арада егетне сак астыннан чыгарып, эшне ябарга кушалар. Алай да өлкә тикшерүчесе эшен дәвам итә. Ә инде шунда өлкә прокуратурасы кушыла. Эшне башка тикшерүчегә биреп, соңыннанрак ябалар да. Ә район күзәтчелек органы җитәкчесенең билгеләнгән срогы чыга һәм коллегия карары буенча шәхси эшенә оештыру сәләтенә ия булмавы турындагы язма да кертелә. Аның ачуы ташып чыга, тик кулларын төшерми. Закон барыбыз өчен дә бертөрле, дип уйлый ул. Генераль прокуратурага шикаять җибәрә, җавап итеп тиз арада килеп җитәләр, тикшерәләр. Бу эшне яңадан ачалар. Ә Ражевка Рязань өлкәсенең бер районында прокурор булып эшләргә тәкъдим итәләр. Тик Мөхәммәтнур Тимеркәй улы икенче вариантны файдалана: Надымда прокуратураның өлкән тикшерүчесе булып эшләргә китә.

Берничә ел тырышып хезмәт иткән прокуратура тикшерүчесен Упорово районы күзәтчелек органы җитәкчесе итеп күчерәләр. Һәм чираттагы 5 ел шунда үтә. Аннары Тубыл районы прокуроры вазифасында ун ел җыйган тәҗрибәсен кулланып, тырышып хезмәт итә. Пенсиягә дә шуннан китә. 1990 елларга туры килә хезмәт чоры. Илдә җинаятьчел төркемнәр тамыр җәяләр. Бу эшләрне барлаган эш томнары артканнан арта. Бер көнне юлларда куркытып, кыйнап, үтереп, акча һәм кыйммәтле әйберләрен урлап китсәләр, икенче вакытта тагын да кешелексезрәк җинаятьләр ясыйлар. Һәм менә прокуратура органнарының, милиция хезмәткәрләренең туктаусыз көрәше нәтиҗәсендә генә әкренләп бу төркемнәрнең әгъзалары төрмәләргә эләгәләр.

75 яшь тулса да, Тубыл шәһәре һәм Тубыл, Вагай, Уват районнары прокуратураларының ветераннар советы җитәкчесе әле Мөхәммәтнур Ражев. Һәр яңалык белән танышып, яшь буынның эшләрен күзәтеп тора. Үзгәрешләрнең уңайларына (штат зурайган) сөенә, кайберләренә борчыла. Мәсәлән, аптека, торак-коммуналь хуҗалыгы, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм башкаларны контрольдә тотучы табылыр иде, прокуратураның эшчәнлеге законлылыкны күзәтү булса да, никтер аңа контроль белән шөгыльләнүне дә тапшырганнар, дип борчыла ветеран. “Тикшерү эшләрен дә прокуратура бик яхшы башкара иде, нишләп аерым тикшерү комитеты булдырырга”, - ди ул. Тагын бер күңелен тырнаган күренеш бар икән: массакүләм матбугат чараларының хакимият структураларының, шул исәптән хокук саклау органнарының коррупциячеллеге турында мәгълүматны болгатуы. Әлбәттә, андыйлар булган һәм булачак та. Тик матбугатта бирелгән кадәр масштабта түгел. Шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, барлык гражданнарның законлы хокукларын үтәү өчен бөтен көчләрен куя торган кешеләргә карата ихтирамлырак мөнәсәбәтне күрәсе килә Мөхәммәтнур Ражевның.

Намусына тугры хезмәт юлын үткән Мөхәммәтнур Тимеркәй улы гомер юлдашы Кафия Бикмөхәммәт кызы белән тигез тормышта 3 ул үстерәләр. Алар да әтиләре юлыннан китәләр. Бүгенге көндә 7 оныклары бар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836