#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытмагыз туган җирегезне

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөньяда күп матур җирләр бар. Тик шул матур җирләр арасында иң матуры, иң кадерлесе - үземнең туган ягым дип уйлыйм. Мин горурланам авылымның бай табигате, зур, матур йортлары hәм хезмәт сөйгән тырыш кешеләре белән. Кайларда булсам да, авылым исемнән чыкмый, сагынып, гел уйлап йөримен.

Минем туган авылым зур түгел. Мин Нешшә авылында яшим. Авылыбызга нигез салучы турында әбием миңа сөйләгән иде. Бер заманны Ишмән бабай әллә нинди яланга килеп чыккан да, ул аның күңеленә ошаган hәм шуннан соң минем авылыма Нешшә дип исем кушканнар икән. Туган илем авырлыклар да, җиңеллекләр дә күргән. Мин инде горурланам аның тарихы белән.

Хәзер бездә иң кирәкле нәрсәләр бар: телефон вышкасы, машиналар, бураннар, мәктәп, клуб, кибетләр. Минем балачагымнан авылым бик башкарды. Авылымда мәктәп булса да, уртанчы сыйныфлар юк, шул сәбәпле күрше авылдагы мәктәптә укыйбыз. Мин интернатта яшим, ләкин бик кайтасы килә, әткәм белән әнкәмә, туганнарыма бик сагынам. Ә хәзер унберенче сыйныфта укыйм, мәктәпне тәмамлагач, шәhәргә укырга барырга кирәк. Аннары туган авылым тагын да бик еракта калачак. Юллар безнең якта начар, кыш машиналарда йөрибез, җәен вертолетта, ә язын юллар бетә. Уйласам, бик күңелсезләнәм. Теләгән вакытта кайтып әти-әнине күрер өчен юллар булсын иде бит! Әмма бернәрсә дә кылып булмый шул. Ләкин безгә авылны бетермәскә кирәк, халкы күп булмаса да. Мин авылым мәңге яшәр дип нык ышанам. Минем туган ягым искиткеч гүзәл. Аз гына вакытка читкә китсәм дә, мин аны сагына башлыйм. Туган авылымның матурлыгы төшләремә керә. Авылда без җиләк, гөмбә, эрбет чикләвеге җыя торган аланнар, урманнар күп. Җәйге эссе көннәрдә, бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә, суны чәчрәтеп, чумып йөзгән елгабыз да бар. Минем туган авылымда бик тырыш, уңган, сәләтле кешеләр яшиләр. Алар хезмәте белән йортларыбыз хан сарайлары кебек, ә әйләнәсе - тоташ гөлбакча.

Кайларда булсам да мин туган авылыма юл тотарга әзер, чөнки минем туган авылым иң гүзәл газиз якта! Ул якларга күңелем мәңге талпыныр, ашкыныр! Мин аны бер мизгелгә дә онытып тормаячакмын, чөнки нык яратам мин туган авылымны! Сез дә яратыгыз, саклагыз, беркайчан да онытмагыз туган җирегезне!

Азалия МАМЕТОВА, 11нче сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836