Материалы

Оптимист рухлы, тормыш сөйгән ветеран укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы, Маслау авылында яшәүче ветеран укытучы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиевага 7 ноябрьдә 85 яшь тула.

Лаеклы ялда булган ветеран укытучы бүген дә гел игътибар үзәгендә. Хезмәт ветеранын укучылары һәрвакыт кереп, хәлен белешеп торалар.

Рәшидә апа турында фикерләре белән уртаклашып РФнең атказанган укытучысы Хәмидә Речебакиева: «Рәшидә Корман кызы бар сәләтен, белемен яраткан эшенә багышлады. Булдыклы, тырыш укытучыны без дә үз иттек. Тубысы авылы Хуҗайлан мәктәбеннән 2-3 чакрым ераклыкта урнашкан. Рәшидә апа мәктәпкә чакырса, йөгереп барып җитәбез. Укучыларын туган телебезгә, дус халык теленә дә өйрәтүче апа булды. Туган телебезнең ямен-тәмен, моңлы-җырлы булуына укучыларын төшендерде. Һәр халыкның бөек шәхесләренә ихтирам, туган телебез белән горурлану хисе тәрбияләде. Укучыларга тәрбия бирүдә халык педагогикасына таянып эшләде. Үз заманының алдынгы укытучысы төрле курсларда, укуларда белемен үстерде, педагогик һәм методик журналлар яздыра иде», - дип сөйләде.

Мәгариф отличнигы Заһидә Бекенина: «Рәшидә апа безнең арада иң олы яшьтәге ветеран укытучы. Аның гаиләсе белән тыгыз элемтәдә күп еллар аралашабыз. Авылдашларын, дусларын – беркемне дә игътибарсыз калдырмый, һәркемгә ярдәм кулын суза. Ул бер дә кешесез яшәми, аның өендә һәрвакыт кунак, тәмле-тәмле пешкән ризыклар белән өстәле тулы була. Татар милләтенең чын патриоты, фидакарь хезмәт күрсәткән шәхес күренекле татар шагыйрьләренең күп шигырьләрен яттан белә. Туган авылы Комарау турында эчтәлекле китап та язды. Токым шәҗәрәсен төзү өчен күпме көч түгелгән. 85 яшенә якынлашып килгән коллегабыз белән горурланабыз, уңышларына сөенәбез», - диде.

Мәгариф отличнигы Рауза Садыйкова: «Мин Тубыл пединститутында татар теле буенча методист булып эшләгән чорда педагогик практиканы җитәкчелек иттем. Маслау мәктәбенә студентларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән таныштырырга алып бара идем. Рәшидә апа үзе дәрес бирә, чаралар үткәрә, чыгыш ясый, үзенең эше белән таныштыра. Нәрсә тагын искитмәле: алар студентларны ашату өчен мәктәп ашханәсендә табын әзерлиләр иде. Ит, сөт, каймак, бавырсаклар. Сарык суеп сыйлаулары да хәтеремдә. Студентлар өчен дәрес карау, татар халкының кунакчыллыгын күреп кайтулары – үзе бер тормыш сабагы булды. Рәшидә апа, тормыш иптәше Рифкать абый (мәрхүм) белән ачык йөзле, киң күңелле, тырыш кешеләр. Андый кешеләр бу дөньяда күбрәк булса, киләчәгебез тыныч, матур һәм якты булыр иде», - дип сөйләде.

Авылда тирән хөрмәт казанган Рәшидә Корман кызы күптән инде лаеклы ялда булса да, аның турында коллегалары, укучылары горурланып, эшләгән елларын, дәресләрен, аралашып яшәгән чорларын сагынып искә алалар. Һәр көннең кадерен белеп, яшәүдән ямь һәм тәм табып гомер итүче Рәшидә апа Бакиевага киләчәктә дә тормыш сөючән, оптимист рухлы булып, якыннарының хөрмәтендә озак еллар яшәвен телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума