#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Озын һәм бәхетле гомер кичерде

последние и лучшие новости искусства в мире

22-10Газиз Йосыф улы Ниязов 1919 елның 20 сентябрендә Тубыл районы, Күкрәнде авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Йосыф бабай Күкрәнде авылында бик хөрмәтле кеше иде, 1997 елга кадәр яши, ә әнисе Мәхмүзә, кызганычка каршы, бик иртә үлә. Әти-әниләре зирәк, акыллы кешеләр иде.

Ул Кызыл Армия сафларына Бөек Ватан сугышы башланганчы ук, 1940 елның октябрендә алына. 1940 елның октябреннән алып 1941 елның июненә кадәр Ерак Көнчыгышта - Кытай чигендә Пассит утравында хезмәт итә. Аннары аны Ерак Көнчыгыш фронтының 1 нче Һава армиясе авиабоеприпасларының 575 нче хәрби склады белән Япония милитаристларыннан чикне сакларга калдыралар. Ефрейтор дәрәҗәсендәге атучы була. “Японияне җиңгән өчен” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. 1946 елның 1 ноябрендә демобилизацияләнә.

Газиз бабай фронтовикларның күпчелеге кебек үк, сугыш һәм япон милитаристлары белән сугыш хәрәкәтләре турында сөйләргә яратмаган. Немец-фашист оккупантлары белән сугыш ачык шартларда алып барылды. Ә Квантун армиясе белән сугыш хәрәкәтләре бөтенләй башкача - авыр бара. Япон солдатларының күбесе үлемгә дучар булган, алар яшертен генә, ”җир астыннан” үсеп чыккан кебек, гранаталары белән танклар астына ташланганнар. 110 га кадәр япон үлемен юк иткән өчен Кызыл армия командованиесе үз солдатларын “Сугышчан казанышлары өчен” медале, ә берничә дистә ел эчендә орден белән бүләкләнә.

Авылдашларыбыз истәлекләре буенча Газиз бабай искиткеч яхшы кеше була. Ул беркайчан да әдәпсез сүзләр сөйләми, тәмәке тартмый, сабыр, тыйнак була.

Хезмәт ветераны Зәйтүнә Ильясова сөйләве буенча, сугыштан соңгы елларда ул колхозда бригадир булып эшли. Ә Зәйтүнә Габделхак кызы ул елларда аның бригадасында була, күпчелек кешеләр аның җитәкчелегендә эшләргә тырышканнар. Ул ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә һәм коллектив, әлбәттә, үз бригадирыннан калышмаска тырыша. Куелган планны һәрвакыт арттырып үти. Газиз Йосыф улы һәрчак көр күңелле кеше иде. Тәнәфесләрдә мәзәкләр, җырлар яңгырады, кешеләр ял итәргә һәм көч җыярга өлгерделәр.

Күкрәнде авылы ФАП мөдире Хәлилә Ибраһимова да ветеранның һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барганлыгын, спорт белән шөгыльләнгәнлеген искә алды. Ул беркайчан да авырмаган, авылдашлары арасында зур абруйга ия булган, үрнәк гаилә башлыгы, хөрмәтле ата, бабай, үз туганнары һәм авылдашлары өчен хөрмәткә лаеклы кеше булган.

Газиз Йосыф улы 1992 елга кадәр вафат булган ир-атларны юу йоласын башкара, өйдә барлык хуҗалык эшләрен үзе алып бара.

2011 елның ахырыннан ул Төмән шәһәрендә кызы Мәхмүзә тәрбиясендә яши. Аның янына туганнары һәм авылдашлары еш кунакка киләләр. Кунакларны ул һәрвакыт шатланып, нурлы елмаеп каршы ала. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аек акылда була. Балалары Исхак абый, Нурзидә, оныклары аны яраттылар һәм хөрмәт иттеләр. Шуңа күрә дә ул озын һәм бәхетле гомер кичерде.

Кызганычка каршы, Газиз Йосыф улы 100 яшенә 1,5 ай гына җитмичә, 2019 елның 3 августында вафат булды. Аны зур хөрмәт белән туган авылы Күкрәндедә җирләделәр.

Булат ТАШБУЛАТОВ, Төмән шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836