“Озын сүзнең кыскасы” китабының тәкъдим итү чарасында

последние и лучшие новости искусства в мире

49-6Бу көннәрдә җирле шагыйребез, Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы, “Яңарыш” газетасы каршында эшләүче “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе рәисе, “Газпром” оешмасының Мактаулы кешесе” исеменә лаек булган, озак еллар Ямбай авылы мөселманнарының дини оешмасы җитәкчесе вазифасын башкаручы Сәгыйть Сагитовның “Озын сүзнең кыскасы” дип исемләнгән бишенче китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, 25 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә китапны халыкка тәкъдим итү чарасы уздырылды.

Форсаттан файдаланып, килгән кунаклар Сәгыйть Сагитовны 75 яшьлек юбилее, Нурания Фәйзи кызы белән 50 ел бергә бәхетле гаилә корып яшәүләре һәм яңа чыккан сайланма әсәрләр җыентыгы белән котлап, изге теләкләрен юлладылар. Беренче сүз әлеге китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән “Төмәнавтосервис” оешмасының генераль директоры Гомәр Шаматовка бирелде. Аның тәбрикләү, соклану, мактау сүзләренә Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин, Ямбай авылы хакимият башлыгы Дина Бурундукова, Ямбай авылы музее җитәкчесе Неля Фәйзуллина кушылып, Рәхмәт хатлары, бүләкләрен тапшырдылар. Дина Бернард кызы шагыйрьнең хезмәт һәм иҗат юлында гомерлек юлдашы Нурания Фәйзи кызының өлеше зур булуын билгеләде һәм: “Бүгенге очрашу мине уйланырга мәҗбүр итте. Белгәнебезчә, кызганычка каршы, бер муниципаль берәмлектә дә “Авыл хакимиятенең мактаулы кешесе” дигән исем бирү каралмаган. Бу җитешсезлекне депутатларның чираттагы утырышының көн тәртибенә кертсәк, тиешле карар чыгарырлар дип ышанам. Һәм сезнең, Сәгыйть абый, шул исемлектә беренче торуыгызга бер дә шигем юк”, - дип сөйләде. Китапка кергән шигырьләргә филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин тирән анализ ясады. Шагыйрә Клара Кучковская авторның берничә шигырен укып ишеттерде. Хәлил Вагайлы каләмдәшенә багышлап язган шигырен сөйләде. Сагитовлар гаиләсе исеменнән улы Илшат чыгыш ясап, кунакларга рәхмәт белдерде.

Тамашачылар шагыйрьнең тормыш юлы белән фотосурәтләрдән махсус ясалган видеоролик аша таныштылар.

Сәгыйть Сагитов - бик талантлы шагыйрь, нәфис сүз остасы, хөрмәткә лаеклы әдәби критик, бәхетле гаилә башлыгы, 2 бала атасы, 4 оныгының яраткан бабасы. Аның иҗат юлы “Яңарыш” газетасы белән тыгыз бәйле. Чөнки беренче шигырьләрен үзенең укучыларына ул нәкъ газета аркылы җиткереп, үзен сәләтле шагыйрь итеп танытты. Һәм бүгенге көндә Сәгыйть Дилмөхәммәт улының “Халкым хәле”, “Сезгә әйтәм...”, “Каеннар шаулый”, “Гомер баскычлары” шигырьләр җыентыклары дөнья күргән. Берничә шигыре 2017 елда Мәскәү шәһәрендә чыккан “Поэзия: Россия халыкларының замана әдәбияты” антологиясенә кергән. 49-7“Озын сүзнең кыскасы” китабына өлкә шагыйрьләренең шигырьләренә язылган пародияләр, себер татар телендә язылган пьесалар, юморескалар һәм соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре кергән. Ул шигырьләрендә автор якташларына, авылдашларына мәдхия җырлый, татар халкының язмышы, бигрәк тә себер татарларының теле, мәдәнияте, тарихы, проблемаларын яктырта. Аның күп кенә шигырьләренә җирле авторларыбыз көй язып, ул җырларны сәхнәләрдән күренекле җырчыларыбыз җырлыйлар. Һәм алар – Җәмилә Мирасова, Луиза Сөрмәтова, “Пышны” (җитәкчесе Җ.Касыймов), “Сүнмәс хисләр (Ә.Назыров) фольклор ансамбльләре иҗат кичәсенә ямь өстәп, шул җырларны башкардылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума