#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Озын гомерле Әхмәтулла бабай

последние и лучшие новости искусства в мире

33-12Шат күңелле, ачык йөзле Әхмәтулла Хикмәт улы Юсупов сиксән алтынчы яшендә бара. Ул яратып “Курай”, ”Сәлам юллыйм сиңа”, “Мәйдан” тапшыруларын карый. Атна саен килгән “Яңарыш”, “Советская Сибирь” газеталарын көтеп ала. Өлкән яшьтә булса да, кибеткә барып үзенә кирәк-ярагын алып кайта. Озын гомерле бабай якыннарына, күршеләренә игелекле, мәрхәмәтле. Әхмәтулла бабай илдәге үзгәрешләрне, яңалыкларны күзәтеп барган илебезнең патриоты да. Яхшы теләкләр юллап яшәгән якташыбызның тормыш юлы җиңел булмаган.

Узган гасырның 1933нче елында туган Әхмәтуллага Бөек Ватан сугышы башланганда 8 яшь була. Әтисе сугышның башыннан ахырына кадәр яу кырларында барган бәрелешләрдә батырларча сугыша, яралана, медальләр белән бүләкләнеп туган якларына әйләнеп кайта. Тылда ялны күрми, ачлык, авыр хезмәт белән Бөек Җиңү бәйрәмен якынайтуда үз өлешләрен керткәннәр арасында күпне күргән, күпне кичергән Әхмәтулла Юсупов балачак, яшьлек елларын күз яшьләре белән искә ала.

- Мин Ахманай авылында тудым. Авыл мәктәбендә дүрт классны тәмамлап “Киров” исемендәге колхозга эшкә урнаштым. Тормышта төрлесен күрергә туры килде. Сугыш тәмамланса да, еллар авыр булды. Бөек Ватан сугышыннан кайткан әтиебез колхоз рәисе булып эшләде. Авыл җирендә авырлыкларны җиңеп чыгарга тырыштык. Без үгез җигеп җир сукаладык. Күпчелек хезмәт кул белән эшләнде, - дип сөйли.

Ул елларны халык тату, бердәм була. Ә.Юсуповны Мәскәүгә ВДНХга җибәрәләр. Авыл егете беренче мәртәбә поездны, Мәскәүне, мавзолейны күрә. Онытылмаслык якты хатирәләр, туган авылы аның күңел түрендә саклана.

1965нче елны Юсуповлар гаиләсе Сабанак авылына күчеп киләләр, тормыш иптәше белән “Советская Сибирь” колхозына эшкә урнашалар. Икесе дә алдынгылар рәтендә. Тырыш хезмәт күрсәткән Әхмәтулла Юсупов фермада терлекче булып эшли, авыл советы депутаты булып сайлана.

“Авыл җирендә яшәп калган да булыр идек. Ул еллларны Сетово поселогына кунакта булып, бу якларның искиткеч гүзәл табигатен яратып, монда барган төзелешләрне күреп “СМП-227” оешмасына балта остасы булып эшкә урнаштым. Аннары унсигез ел кочегар булып эшләдем”, - дип тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйли. Бабайның хатирәләрен тыңларга оныклары, шәһәрдән килгән кунаклар да яраталар.

Ул: ”Озак яшәүнең сере - һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып бару, тәмәке тартмау, аракы эчмәүдә. Иң дә мөһиме, гаилә иминлеге, бер-береңне яратып, аңлап яшәүдәдер”, - дип уртаклаша. Әхмәтулла бабайны кайгыртып уллары башка шәһәрләрдән көн саен шалтыраталар. Янәшәдә яшәгән кызы Гөлсемнең гаиләсе, килене, оныклары әтиләренең, бабайларының янына кереп хәлен белешеп торалар. Юсуповлар токымында озак яшәүче якын туганнары, изге, саф күңелле Әхмәтулла бабайның Сәлихә апасы быел 89 яшен тутырган, энесе Айнатулла Хикмәт улына 81 яшь тулган. Балаларына сөенеп, оныкларына үрнәк булып, бер-берләренә ярдәм, игелек эшләп, динен, телен саклап яшәүче якташларыбызның тормыш юллары сокланып, горурланып сөйләрлек.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836