Материалы

Патриотик традицияләрне саклыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең Кырынкүл авылындагы чик сакчылары скверында “Граница-2014” региональ хәрби-патриотик бәйгесе үтте. Ул чик сакчылары көненә һәм Россиядәге хәрби чик сакчыларының 96 еллыгына багышланды.

Ел да үткәрелеп килгән әлеге чараның төп максаты: чик буе гаскәрләренең патриотик традицияләрен саклап калу һәм яшьләрне тәрбияләү.

Бирегә Екатеринбург өлкәс-енең Камышлов шәһәреннән, Төмән өлкәсенең көньяк шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 24 команда - 7-8 сыйныф укучылары үзенә җыелган иде.

Хәрби-спорт уеннары берничә этапны үз эченә алдылар. Аның беренчесе - Төмән өлкәсе чик сакчылары музеена һәм Россия дәүләте армиясе тарихы белгечләре викторинасына, укчы-корал күргәзмәсенә багышланды.

Икенче этап – җыр һәм рәттә атлау смотры. Өченче этап – физик чыдамлыкны сынау: төз ату, тизлек, осталык һәм җитезлек.

Бәйгедә балалар, яшьләр һәм олылар катнаштылар. Алар арасында Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин да бар иде.

“Граница-2014” уеннарында Түбән Тәүде районы, Эске авылы укучылары - I урынны, Ялутор районы, Памятное мәктәбе укучылары - II урынны, Төмән районы, Каскара мәктәбе укучылары III урынны яуладылар.

Өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Р.Насыйровка, ТОС “Казарово” рәисе А.Паулига, “Аванпост” өлкә балалар-яшьләр үзәгенә, шәһәр татар мәдәният үзәгенә өлкә чик сакчылары ветераннар оешмасы советы рәисе урынбасары Н.Ибраһимов исеменнән рәхмәт белдерелде.

КТТО сайтыннан кулланып
Наилә САФИУЛЛИНА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума