Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пенсиядә дә актив тормыш дәвам итә

последние и лучшие новости искусства в мире

27-14Гомере буе эшлисең, пенсиягә чыгармын да, рәхәтләнеп өйдә ятармын, дип уйлаучы кешеләр аз түгел. Ләкин тормыш син уйлаганча гына бармый шул. Берәүләр онык карарга булышса, икенчеләрнең дүрт стена эчендә утырып күңелләре була һәм кызыклы, файдалы чаралар эзли башлыйлар. Төмән шәһәрендә яшәүче Мәсхүдә Дәүләтшинаның бер генә буш көне дә юк, аның барасы җирләре алдан язылып куелган. Менә инде ничә еллар ул Төмән өлкә геронтологик үзәге белән таныш. Ул андагы «Өченче яшь университеты” проекты белән таныша һәм аның берничә факультетында укып та чыга.

Ул - өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең яңа рәвеше, аның эченә белем бирү һәм уку курслары, иҗади остаханәләр, төрле программалар буенча курслар оештыру кергән. Проект өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга, аларның заманча белем дәрәҗәсен үзләштерергә омтылуларына, тиз үзгәрүчән шартларга җайлашуга ярдәм итүгә, өлкән яшьтәге кешеләрнең аралашу мохитен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Мәсхүдә апа - Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Таулар авылы кызы. Әлмәттә төзелеш техникумын тәмамлап, юллама белән Төмән шәһәренә эшкә җибәрелә. Язмыш аны монда тормыш иптәше белән таныштыра. Читтән торып Төмән төзелеш институтын тәмамлый. Хәзер бергә гомер итүләренә дә 35 ел үзып киткән. 1 кыз үстергәннәр.

- Уку, эш вакыты – бөтенесе дә артта. Пенсиягә чыккач, үзеннән үзе икенче тормыш башланды. Бу яктан Төмәндәге әлеге мөмкинлекләр белән горурланам мин, бөтен җирдә дә юк алар. Мин яшәгән өйдән ерак түгел, Солнечный тыкрыгындагы (проезд) 10 нчы йортта урнашкан лаеклы ялдагылар өчен ял итү үзәгенә йөри башладым. Анда җаның теләгән шөгыль белән бушка шөгыльләнергә була: хәтереңне яхшырту, гимнастика, хокукый белем, иҗат, психология һәм башкалар, - дип үзе һәм шәһәрдәге пенсионерлар түләүсез файдалы итеп вакытларын үткәрә ала торган урыннар белән таныштыра башлады. - Анда «Өченче яшь университеты” проекты турында ишеттем. Быел университетта 16 факультет булды. Мәсәлән, тарихи-туган якны өйрәнү, кул эшләре, журналистика, чит телләр, финанс белем һәм башкалар. Уку елы сентябрь аеннан башлана, июньдә тәмамлана. Атнасына 2 көн дәресләр үтә, курс 2-3 ай дәвам итә, шул рәвешле бер уку елында 2-3 төркем укып чыгарга мөмкин. Соңыннан уку турында сертификат тапшырыла. Университетның районнарда да кайбер факультетлары эшли. Язылу алдан ук бара, 8(3452) 50-51-50 телефоны аша белешмәләр алырга, язылырга була. Мин үзем психология, хокукый культура, финанс грамоталыгы, медицина, туган якны өйрәнү һәм куркынычсызлык факультетларына йөрдем. Әле алга таба яңа белемнәр үзләштерүне дәвам итәчәкмен. Дәресләрне волонтерлар, пенсиядәге белгечләр укыталар.

Бу университетны оештыручыларга татар телен өйрәнү курслары да булдыруларын сорадым. Монда укырга һәм бушка укытырга теләүчеләр кирәк.

Әле тагын да пенсионерлар союзы бар. Анысы өлкә фәнни китапханәсендә эшли. Анда да шундый университет бар.

“Горизонтны киңәйтү” губернатор программасы буенча компьютерга өйрәнү курслары үтәргә мөмкин. Анда компьютерны куллану, интернеттан файдалану (интернет аша төрле түләүләрне башкарырга, скайптан сөйләшергә, Дәүләт хезмәтләре порталында эшләргә һ.б) ысуллары белән таныштыралар. Мин барлык 3 дәрәҗәсен дә үттем. Курсларда бирелә торган белем гел заманчалашып тора.

Ике ел рәттән татар һәм рус телләрендә диктант язу акцияләрендә катнашам. Бер ел өлкә мөселман диния нәзарәтендә эшләп килгән гарәп телен өйрәнү курсларында укыйм.

Быелдан волонтер да әле мин. Махсус мәктәпкә өйрәнергә йөрим. Профилактика отрядында катнашам. Социаль, мәдәни, вакыйгалар белән бәйле юнәлешләр бар. Без алдан кисәтү белән шөгыльләнәбез. Үзәктәге үз-үзләрен карый алмаган өлкәннәргә төрле ярдәм күрсәтү көндезге бүлегендә булышабыз. Анда өлкәннәр белән белгечләр шөгыльләнә. Волонтер буларак, алдан кисәтүләр язылган кәгазьләр таратабыз, ул текстларны интернеттагы социаль челтәрләр аша җибәрәбез. Мәсәлән, инсульт, инфаркт, чүп ягуның, көзен бозга төшүнең куркыныч нәтиҗәсе һ.б.

- Сез бу укулардан тормыш иткәндә файдаланырлык белем аласызмы?

- Күп кеше яшьлегендә бер һөнәр буенча укый, эшли. Ләкин аның күңел түренә яшерелгән башка теләкләре дә була. Мин техник уку йортын тәмамладым. Мәктәп елларында яшь хәбәрче дә идем әле. Юридик, психологик белем алу теләгем бар иде. Бик файдалы алар. Алдаучылардан саклану, килен белән уртак тел табу, оныклар белән аралашу кебек проблемаларны чишү юллары ачыклана. Журналистика факультетында бер биремне үтәгәндә бөек шагыйребез Габдулла Тукай тормышын, шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләдем.

Гомумән, шәһәрдә бушка, яки аз гына бәягә төрле чаралар үтәләр. Әле генә мәдәният институтында бушка концертлар булды, китапханәләрдә гел төрле темага чаралар оештырып торалар. Балалар өчен дә төрле фестиваль, конкурслар, мастер-класслар үтә. Теләгең генә булсын. Бар, катнаш.

Мин боларны нәрсәгә сөйлим: сезнең оныкларыгыз юк, бала карыйсыгыз юк, вакытыгыз күп, диючеләр ишетсен дим. Бу университетларга, клубларга оныклары булган әби-бабайлар киләләр. Оныкны белемле, әйләнә-тирәгә киң карашлы, оста куллы итү өчен үзең дә барысын да белергә тиеш. Өйдә утырган әби оныкка кызыкмы әллә ул? Ул бит чәй ясарга да, ботинка бавын бәйләргә генә ярый. Ә күп белергә омтылганнары белән сөйләшергә уртак сүз, юнәлеш табуы читен түгел. Андый өлкәннәр компьютердагы зыянлы сайтлардан да сакларга, чит телләр укыганда ярдәм итәргә, төрле хезмәтләр кулланганда булышырга мөмкиннәр. Аларны балалары махсус та җибәрә әле. Әнә шул түләүсез чараларда гына күпме кызыклы шөгыльләргә өйрәнергә була. Моның кадерен белеп калырга, кызыксынырга, актив булырга гына кирәк. Баланы артык иркәләтергә дә ярамый. Үзе ясасын чәен, ботинка бавын да бәйләсен. Ул өйләнә алмый йөри аннары. Шундый ук чәй ясап бирә, бау бәйли торган хатын эзли, ягъни тормыш юлдашы түгел. ә “икенче әни” кирәк аңа.

Авылдагы әти-әниемә дә гел шалтыратып, аңлатып, киңәш биреп торам. “200”, “2000”лек яңа акчалар чыккан вакыт, акча алыштырабыз дип алдакчылар кермәсен, элек йөргән бөтен акчалар да кулланырга ярый, белеп торыгыз, дидем. Икенче көнне матур киенгән егет акча алыштырырга дип дипломат белән килеп кермәсенме? Шулай котылып калдылар алданудан. Күп андый очраклар. Тормыш гел үзгәреп, яңарып тора. Хәзерге тормышта заманнан соңга калмаска күпне белергә кирәк.

Лаеклы ялга чыккан шәһәребез, якын авыллардагы өлкәннәр әлеге университетта, гомумән, геронтологик үзәкнең төрле юнәлешләрендә катнаша алалар.

- Рәхмәт сезгә, Мәсхүдә апа, сез күпләргә үрнәк булып торасыз. Пенсиягә чыккан өлкәннәргә көннәрен файдалы үткәрү ысулларын тәфсилләп аңлаттыгыз. Төмән өлкәсе геронтологик үзәге тәкъдим иткән мөмкинлекләр белән кызыксынучы милләттәшләребез артыр.

Мәсхүдә Дәүләтшина - актив ханым. Барлык татарча чараларга бара, башкаларын да белеп, үзләштереп тора. Алар турында эчтәлекле итеп сөйләргә дә ярата. Әле бу язмада гына барысын да биреп бетереп булмый.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836