#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пицен

последние и лучшие новости искусства в мире

Бик борынгы заманнарда Эчкен авылы читендә чишмәгә якын бер өй торган. Бу өйдә яңа гына кавышкан кыз белән егет яши башлаган. Бик тату, бер-берен яратып яшәгәннәр алар, күпләр боларның бәхетенә көнләшеп тә куйган. Алар шулай әйбәт кенә өч ел яшәп куйганнар, ләкин нигәдер бу ирнең хатыны балага узмаган. Алар борчыла башлаганнар. Бу яшь ир белән хатын халык киңәшен тыңлап ниләр генә эшләп бетермәгәннәр: имче әбиләргә имләтеп тә караганнар, хәтем ашы уздырып корбанлык та суйганнар, төрле үлән-тамырлардан ясалган өшкерелгән сулар да эчкәннәр, мендәр астына балта, көянтә салып та йоклаганнар. Ләкин болардан бер файда да күрмәгәннәр. Ни генә эшләсәләр дә, хатын балага узмый икән. Шулай итеп тагын өч ел узып киткән.

Бу хатынның ире салып кайта башлаган, хатынын баласызлыкта гаепли икән. Кайбер вакыт кунарга да кайтмаган. Хатынга шундый сүзләр ишетү, иренең мондый кыланышларын күрү бик тә авыр булган, чөнки ирен җанын бирердәй яраткан.

Шундый зур кайгыда йөргәндә, аңа урамда күрше авылдагы таныш хатын очраган. Үзара сөйләшкәннәр, кайгылары белән уртаклашканнар. Бу хатынга, үз кайгысын сөйләп бетергәч, танышы сер итеп шундый киңәш биргән:

‑ Безнең карагай урманында сазлык бар, аның уртасында кечкенә генә өйчек тора, анда сихерче әби яши. Ул әби миңа бер ярдәм иткән иде, сиңа да булышмас микән, - дигән.

Яшь хатынга бу киңәш соңгы таяныч кебек булган. Ул, иренә бер сүз дә әйтми, тиз генә җыенган да шушы сихерче әбигә китеп барган. Озак кына эзләгәннән соң, саз эчендәге сихерче әби өен эзләп тапкан. Бер вакыт кич җитеп караңгы төшкән. Әби өенә курка-курка кергән. Сихерче әби белән күрешкәч, аңа бүләкләрен биргән. Әби аннан нинди йомыш белән килгәнен сораган. Хатын чәчми-түкми әбигә барын да сөйләп биргән. Хатын:

- И әбием, зинһар, ярдәм итсәгез иде! Миңа бала кирәк! – дип сүзен бетергән.

Сихерче әби хатынга бер генә сорау биргән:

- Кызым, үкенмәссеңме?

- Юк, юк, әбием, бер дә үкенмәм! – дигән.

- Алайса, кызым, сине бер килбәтсез зат белән таныштырам. Син аннан курыкма! Ул сиңа ярдәм итәр, - дигән сихерче әби.

Хатын нишләсен, ул күптән бар нәрсәгә риза иде. Сихерче әби өенең бер стенасына карап, ике кулын бергә кушырып йөзенә китергән дә, эчтән генә нәрсәдер әйтә башлаган һәм кинәт:

- Ишек күрен һәм ачыл! – дигән.

Стенада ишек пәйда булган, ачылып киткән.

- Курыкма, кер шул ишек ачылган җиргә, теләгеңә ирешерсең! – дигән сихерче әби.

Менә хатын бик курыкса да, куркуын җиңеп ишектән кереп киткән. Ишек артыннан тавышсыз гына ябылган. Караңгы. Тонык кына яктылык барлыкка килгән. Баскыч күргән, баскычтан аска төшә торгач, бер бүлмәгә килеп чыккан. Анда адәмгә охшаган бер зат күргән, ул Шайтан булган. Тәне йонлы, күзе уттай яна, ә маңгаенда ике мөгезе тырпаеп тора. Шунда Шайтан:

- Я кеше хатыны, теләгеңне үтәсәм, үкенмәссеңме? – дип сораган.

- Юк, үкенмәм! – дигән хатын. Хатын нишләсен, аңа башка юл калмаган. Ул риза булган.

- Алай булгач, - дигән Шайтан, - менә бу эчемлекне эч!

Эчемлекне эчкәннән соң, хатынның күзләре томаланып киткән, аңын югалткан. Бу вакытта ире лык исереп кайткан да, хатынына эндәшеп караган, җавап ишетмәгәч, мыгырданып йоклап киткән.

Менә таң аткан, тирә-як яктырып, кошлар уянып сайрый башлаган. Ирнең башына кемдер төртеп уяткандай була. Ул күзләрен ачып як-якка каранган, хатынына эндәшеп караган, җавап бирүче юк. Өйдә тынлык икән. Аның бик су эчәсе килгән, торган да сулы савытка атлаган. Барганда күзе көзгегә төшкән. Анда ул тәнен йон баскан, маңгаенда ике мөгезе булган бер бәндәне күргән. Әллә күзләремә күренәме дип, күзләрен дә уып караган. Уңга тайпылса – ул бәндә дә тайпылган, сулга тайпылса – ул да сулга тайпылган. Авызын ачса – ул да авызын ача икән. Уң кулын башына китергәч, уң яктагы мөгезне тотып ала, көзгедәге бәндә дә шуны ук кабатлый. Шунда гына ир көзгедәге бәндә үзе икәнен аңлаган. Авызыннан кыргый тавышлар чыгарып акырып җибәрүгә, сул кулы белән сул мөгезен тотып алган, ә көзгедәге бәндә һаман да күренми икән. Ул яңадан уң кулы белән уң мөгезен тотуга, көзгедә мөгезле бәндә күренеп киткән.

Шул вакытны хатыны өйгә кереп килгән. Шайтанга охшаган йонлы-мөгезле ирен күргәч, коты алынып исен югалткан. Ир хатынына килеп кагылуга, хатыны аның кыяфәтенә кергән. Хатыны аңына килгәч, алар бу бәлагә кайгырганнар. Нишләргә? Яшәргә кирәк. Көндезләрен халыкка күренмәгәннәр, ә төннәрен кирәк эшләрен эшләгәннәр. Шулай итеп 9 ай вакыт үтеп тә киткән. Боларның үзләренә охшаган игезәк балалары дөньяга килгән. Алар авыр тормыш кичерсәләр дә, үзләренчә бәхетле булганнар.

Бәла-каза берүзе генә йөрми диләр: авыл халкы бу ир белән хатыннан курыккан, өйләрен читләтеп үткән. Халык арасында яши алмаганлыктан аларның мал-туарлары таралып беткән, озакламый өйләре үк янып киткән. Шуңа да җәйләрен куе урманда, ә кышларын кеше өйләрендә яшәгәннәр.

Ә менә ирнең хатыны гына авыл хатын-кызлары тормышына кызыгып, көнләшеп яшәгән. Шуңа да ул җай чыкканда, алардан үч алырга тырышкан. Урманда хатын-кызлар янына кинәт килеп чыга торган булган. Берәрсен тотып алса, хәлсезләндергәнче кытыклаган, кайбер вакыт үтереп тә куя икән. Башта аларны “Пицә” дип йөрткәннәр, аннары аларны җеннәр рәтенә кертеп “пиценнәр” дип атый башлаганнар.

Менә шулай Эчкен авылында “пиценнәр” һәм “Пицен” әкиятләре туган.

Тимер Галим ЭЧКЕНИ, Курган өлкәсе,
Шадринск районы, Йолдыз (Эчкен авылы).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836