Материалы

Пушнаш мәчетендә күрешү

последние и лучшие новости искусства в мире

36-32 сентябрьдә Тубыл районы, Пушнаш авылы мәчетендә Корбан гаете узды. Аны оештыруда Ибәтула Маметов, Зиннур Алеев, Тамара Ниязова, Әмир Абдуалеев, Алия Айданова, Нур Бакиев, Зөлфия Алтыева, Нәбилә Колбаева, Артур Назыров hам башкалар матди ярдәм күрсәттеләр. Бәйрәмгә күршедәге Үләртеш, Санникова, Маслау авыллары, Тубыл шәhәреннән мөселман кардәшләребез килделәр. Мәчеттә халык намаз укыганнан соң, муллабыз Рият Хәкимҗан улы Ногманов вагазьләр сөйләде. Авыл халкы, хатын-кызлар мул табын әзерләделәр. Ул ашларны Айбатовлар, Мөфтәхетдиновлар, Айнетдиновлар гаиләләре һәм Лариса Моратова, Зөләйха Аптышева пешереп алып килделәр. Мәчетебез халык белән шыгрым тулы булды. Тәмле шулпаны Мәүлидә Мөфтәхетдинова пешерде, токмачны да үзе кискән. Чын күңелдән кылган гамәлләребез хәерле булсын.

Фәүсия МАМЕТОВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума