Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәт әйтәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел саен Өлкәннәр көненә багышланган чаралар һәр авыл-шәһәрләрдә үтә. Менә быел да 1 октябрьдә табигать тә зурларны котлап көзге аяз, кояшлы көнен бүләк итте. Җәй белән көз уртасында була торган сокландыргыч матур көннәр – “әбиләр чуагы” да үтеп бара. Бакча эшләрен тәмамларга, кышка азык-төлек әзерләргә дә мөмкинлекләр аз булмады, шөкер Аллам.

Маслау авылында урта мәктәп ябылу сәбәпле, бала-чага тавышы ишетелми, монсы бик күңелсез. Ярый әле, аз сандагы башлангыч класс укучылары бар. Укытучылары Флора Марат кызы, Разия Мөнир кызы белән өлкәннәрне котлап чыгыш ясадылар, үзләренең кул эшләрен бүләк иттеләр.

Өлкәннәргә багышлап Санникау авыл клубы коллективы матур концерт алып килгән. Бигрәк тә Зоя Зольникованың татар җырларын искиткеч матур башкаруы күңелләргә хуш килде. Призлы уеннар оештырдылар. Җирле хакимият башлыгы Галина Александровна Шааф җылы котлауларын җиткергәннән соң, ветераннар оешмасы җитәкчесе Мөнәвәрә Сагидуллина Салиха Муратбакиевага һәм Фәүсия Маметовага рәхмәт хатларын тапшырды. Ветераннар оешмасы җитәкчесе Мөнәвәрә Сагидуллина районда эше буенча 1нче урын яулаганы да безне сөендерә.

Кичәгә килә алмаганнарга өйләренә йөреп котлау сүзләрен һәм күчтәнәчләрен дә җиткергәннәр.

Мул әзерләнгән өстәл артында тәмле ризыклар белән чәйләр эчеп, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштылар өлкәннәр.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836