#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәт, табиб!

последние и лучшие новости искусства в мире

Рәхмәт, табиб, син булганда,
Мин яшим әле, яшим,
Үпкәләмим язмышыма.
Аерса да парлы канаттан.
Һәр көн саен рәхмәт әйтәм Ходаема –
Сау-сәламәт итеп яраткан.

Бу язмамны мактанырлык сүзләр белән башладым. Чөнки туганымнан (1937 ел) хастаханәләрдә дәваланып ятмадым.

2011 ел, июль. Көтмәгәндә, уйламаганда авыру мине дә эзләп тапты. Түзәр хәл калмады, костыра, эчне авырта. Юрмыда өч авылга (Әшле, Янек, Юрмы) бер табиб. Ул – Мәрҗәнә Мәҗит кызы Тузмөхәммәтова. Чакыру белән тиз генә килеп тикшереп, дару эчерде. Ничек эчәргә аңлатып, дарулар калдырды. Аның кушуы буенча дәвалана башладым.

Рөхсәт итмәсәм дә, күршеләр: «Әниең авырый», - дип, балаларга белдергәннәр. Алар Төмәнән Юрмыга килеп җиткәнче, төзәлеп куйдым. Барасым килмәсә дә, балалар Төмәнгә алып барып, УЗИдан үткәргәч, үт куыкта ташлар барлыгы беленде. Алар кузгалган икән. Инде 7 ел үтте. Мәрҗәнә Мәҗит кызы диагнозны дөрес куеп, дарулар калдырган икән. Ярый әле, бәхетемә эш урынында булган.

Аны авыруларга чакыралар, авылдан-авылга йөри. Авыр хәлдәге авыруларга “ашыгыч ярдәм” машинасын чакырып, үзе бергә барып, район хастаханәсенә тапшыра. Юрмы-Шестовое арасында начар юлларда йөрергә саулык, түземлелек, сабырлык телим. Соң булса да, “Яңарыш” газетасы аша аңа рәхмәтемне юллыйм.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА,
Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836