Материалы

Рәхмәтлемен

последние и лучшие новости искусства в мире

Рәхмәтемне милләтпәрвәр якташыбыз, галим дәрәҗәсендәге шәхесебез Максим Сагидуллинга ирештерәсем килә. Аның кебек себер татарының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын, бәйрәм-йолаларын барлап, үстерергә теләп хезмәт иткән Әнәс Гаитов, Бахтияр Алишев, Клара Кучковская, Мөнирә Хөснетдинова, Луиза Шәмсетдинова, Вәлимә Ташкалова, Фәүзия Марганова, Гөлзифа Бакиева, Луиза Сөрмәтова, Җәмилә Мирасовага һәм алар кебекләргә рәхмәтле булыйк һәм ярдәм итик. Без – теге гасырның 30-50 еллар вәкилләре әдәби татар телен азрак беләбез, яратабыз, укыйбыз һәм язабыз.

Мәктәпләрдә әдәби телдә язарга, укырга, сөйләргә өйрәттеләр. Фәннәр, нигездә, татар әдәби телдә алып барылды. Хәзер заман, хәлләр, тормыш, укымыш, яшәеш, аралашу, мохит башкарды бит! Күп татар балалары рус мәктәпләрендә укыйлар. Татар мәктәпләрендә дә татар теле атнасына 1 сәгать укытыла. Бу сер түгел. Урамда, өйдә, мәктәптә рус теле генә хакимлек иткән заманда, бала гына түгел, замана кешесе үз себер татар телен белмәгәч, әдәби телне ничек кенә өйрәнер һәм белер икән? Менә бит мәсьәлә нәрсәдә. Үз телебезне өйрәнсәк, туган телебездә кәпләшсәк, татар теле, бәлки, сакланып калыр иде. Коточкыч күренеш: балалар гына түгел, олы яшьтәге татар кешесе белән үз телендә сөйләшә башласаң: “Я вас не понимаю”, - дип эчне генә пошырмый, укшыта... Ник дәшмисез? Ник чаң сукмыйсыз? Әллә галимнәрнең, түрәләрнең, уңышлы байларның балалары үз телләрен яхшы беләләрме? Телне югалтсак, кем булып калырбыз?...

Кыскасы, белемле, уңган, бай заман кешесенә 2-3 телне белү авырмыни?! Ачлыкта, юклыкта яшәсәк тә, әдәби телне дә, рус телен дә, үз телебезне дә белдек.

Максим Сагидуллин минем себер татар телендә язылган шигырьләремне төзәтеп, спонсорлар табып ике китабымны: “Үс көйөмне сусып пагам” шигырьләр, “Рәхимсес йасмыш” хикәяләр җыентыкларын сентябрь аенда бастырып чыгарды. Максим улым! Мине шулай шатландырган өчен Тәңре Үзе сине берчакта да хөрмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума