Материалы

Рәкыйп Ибраһимовны искә алу чарасында

последние и лучшие новости искусства в мире

39-319 сентябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең камин залында якыннары, өлкә себер татар язучылары берлеге һәм үзәк хезмәткәрләре оештыруында үткән елның 14 сентябрендә бакый дөньяга күчкән эчке эшләр министрлыгы ветераны, җирле үзешчән шагыйрь Рәкыйп Ибраһимовны искә алу кичәсе узды. Миршат хәзрәт Ибраһимов мәрхүмнең рухына багышлап Коръән укып, дога кылды. Чараны татар телендә Зөлфинә Минибаева бик оста алып барды. Ул килгән кунакларны башта Рәкыйп Хәлиулла улының кыскача тормыш юлы белән таныштырды, аннары иҗатына анализ ясап, шигырьләрен укып ишеттерде һәм, әлбәттә, кунакларга үзләренең якты истәлекләре белән бүлешергә мөмкинлек бирде.

Тубыл шәһәреннән килгән мәрхүмнең каләмдәше Галия Абайдуллина ничек Маслово мәктәбендә беренче мәртәбә очрашканнарын һәм шуннан бирле бер-берсенең иҗаты белән кызыксынып торганнары турында сөйләп, “Мәрхүм Рәкыйп Ибраһимовка багышлап” дигән шигырен укыды. Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина хәтер кичәсен оештыручы һәм килгән кунакларны барлап, һәркемгә рәхмәт белдерде. Өч китап авторының себертатар телен сакларга, якларга чакырып язган шигырьләренең халкыбыз өчен мөһимлеген билгеләп, җирле язучы һәм шагыйрьләрнең дөнья күргән китапларын бер җиргә туплап, халыкка җиткерер өчен шәһәр татар мәдәният үзәгендә татар китапханәсе булдыру кирәклеген әйтте. “Әдәби Төмән” иҗади оешмасы рәисе Сәгыйть Сагитов мәрхүм белән “Яңарыш” газетасында очрашып, аның иҗаты белән газета битләрендә басылып чыккан шигырьләре, китаплары аша танышып торганын искәртеп “Себер шагыйренә” дигән шигырен укып ишеттерде. Җәмәгать эшлеклесе Бәхтияр Агишев авторларның үзләренең иҗат җимешләрен үз тавышлары белән башкарганын видеотасмага яздырып баруның мөһимлеген, Р.Ибраһимовның 10-15 шигырен сайлап алып, аларны көйгә салырга кирәклеген әйтте. Үзләренең истәлекләре белән өлкәдә фольклор фестивале авторы Вәлимә Ташкалова, өлкә себер татар язучылар берлеге рәисе, шагыйрә Клара Кучковская, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин да бүлештеләр. Ә менә шагыйрьнең оныгы Юлиананың сөйләгәннәре кунакларга Рәкыйп Хәлиулла улын бөтенләй башка яктан ачып салды. “Олатам күк күкрәгәндә, яшенле яңгыр шаулап яуган чакта гел лапас астына кереп утыра иде, андый чакларда мин тизрәк аның алдына чыгып утырам да, икәүләшеп тыныч кына ничек яңгыр яуганын, яшен яшьнәгәнен карарга ярата идек. Аннары аның янган утка текәлеп, уйга чумып утырган вакытлары күп булды, аңа ияреп мин дә шулай эшләргә өйрәндем. Ул урамга чыкса – очраклы кешеләр, кибеткә керсә – сатучы белән дә уртак тел тиз таба иде. Шундый олатам булганы өчен мин язмышыма бик рәхмәтлемен, чөнки балачагым әкияттәге кебек үтте. Ул күпме әкиятләр белә иде, аларның күбесен үзе уйлап чыгарды. Ә инде кулына гармун алуга, өйдә бәйрәм башлана – мин биим, әбием кул чаба, такмаклар әйтә иде”, - дип сөйләде Юлиана. Ә нәбәрәсе Елизавета картатасының “Картларга” дигән шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Рәкыйп Хәлиулла улының 50 ел бергә гомер кичергән тугрылыклы хатыны Тимербикә Сәфәр кызы, улы Ринат, кызы Венера кичәне оештыручыларга, килгән кунакларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Чара үзешчән артистлар – Әбүзәр Миннебаев, Клара Кучковская, Земфира Шәрипова, Рузил Бикиняевның матур чыгышлары белән бизәлеп барды. Укучы кыз Злата Юзиханованың “Бишек җыры” шигырен яттан сөйләп, аны көйгә салып җырлавын халык аеруча сөенеп кабул итте. Кичә барышында кунаклар Рәкыйп Ибраһимовның “Ил сулышы” китабының тәкъдим итү чарасы буенча “Очрашулар” тапшыруы әзерләгән видеофильмны карадылар. Аннары шагыйрь турында хәтирәләр яңарту туганнары тарафыннан әзерләнгән табын артында дәвам итте. 

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума