#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рөстәм Вәлиевсыз калдык

последние и лучшие новости искусства в мире

11-18Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант Рөстәм Валиев 52 яшендә кинәт кенә вафат булды.

Барына да сәбәпче - кузгалган тромб.

“Моннан ярты гасыр элек Самарада туып, шунда ук музыка мәктәбе һәм училещесы тәмамлаган егет, мишәрчәсеннән ояла-ояла гына Казанга килә. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлегенә укырга керә. Берочтан Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаша. “Яшәргә урын булмаганлыктан баш очыма гармунны салып, фортепиано өстендә филармониядә кунып калган чаклар аз булмады,» — дип искә ала бүген Рөстәм абый. Күпмедер вакыттан соң ул җырчы Зөһрә Шәрифуллина бригадасында эшли башлый. Себер гастрольләре вакытында Союзны аркылы-буйга иңләгәндә ул машина йөртүче, музыкант, пародияче артист вазифаларын да башкара.

Атаклы баянчының аннан соңгы иҗаты Әлфия Авзалова төркеме белән бәйле. Биредә гитарист булып эшләүче Кәрим Габидуллин белән алар тәмам дуслар булып китәләр. Инде 30 елга якын Рөстәм Валиев күренекле җырчыбыз Илһам абый Шакировка уйный. Монда да аңа баянчы гына түгел, кайчак тән сакчысы, шофер, табиб кебек җаваплы эшләр дә йөкләнә. Чөнки гастроль тормышында барысына да әзер булырга кирәк бит.

Легендага әйләнгән бөек җырчыбыз Илһам Шакировның хезмәттәше булып өч дистә елга якын эшләгән баянчы сәнгать белгечләре өчен дә, журналистлар өчен дә чын хәзинә. Шөгыльләре күп аның: балалар өчен берничә ноталы китап бастырып чыгарды, кая барса, шунда музыка кораллары җыя яки, урыныннан кузгатмаслык зур булса, янына басып фотога төшә. Әгәр дә сез аның шәхси архивына күз салсагыз, әнә шундый тарихи органнар, фисгармониялар, төрле-төрле ксилофон һәм арфалар янәшәсендә төшкән күп сүрәтләрен күрерсез. Уен кораллары ясаучы халык осталары, атаклы шәхесләрне дә күп белә ул. Аларның тәрҗемәи хәлләре, кызыклы эшчәнлекләрен яктырткан китаплар язылмавына гына борчыла. Әлеге бай мирасның күз алдында юкка чыга баруына әрни. Рөстәм абыйда төрле тембрларны кушып берничә гармун функциясен үти торган уен кораллары күп. Хәтта төрле-төрле утлар белән җемелдәп торганы да бар. Конферансье дуслары шаярталар да икән: ”Рөстәмнең гармунына игътибар итегез, ул электрлаштырылган. Газ белән су кертсәң, яшәргә дә мөмкин”.

Рөстәм абый үзе дә шаян холыклы, гастроль юлларында күпне белүче, күп җирне күргән, акыл утырткан, бай тәҗрибәле юлдаш, ул һәрчак олы бер табыш сыман – әйләнә-тирәдәгеләренә һәрчак булышырга әзер.

Музыкант егетнең сәхнәгә чыгармаган сәләтләре байтак әле. Аның туган җире Самара артистлары әйтүенчә, Рөстәм абый мишәр биюләренә бик маһир икән.

Гомумән, нәрсәгә тотынса - шуны булдыра. Зифа Басыйрова, Хәнәви Шәйдуллин, Илһам Шакиров, Вячеслав Малежеклар булып җырлавы имитация сәнгатенең камил үрнәкләре дип әйтә алабыз. Үзе иҗат иткән җырлар да аз түгел”, - дип яза аның 50 яшьлек юбилее алдыннан Мөршидә Кыямова. 

Кешенең бөеклеген үлгәч кенә искә төшерәбез шул, Рөстәм Валиев белән 7 мартта Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хушлашуда исәпсез күп кеше катнашты. Бөек музыкантыбызның гаиләсе, туганнары, дусларының, татар халкының олы кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта, рухы тыныч булсын.

“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән”леләр, сәнгать сөюче якташлар исеменнән Фәрит Хәкимов.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836