Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Районының 95 еллыгына багышлап

последние и лучшие новости искусства в мире

30-5Түбән Тәүде районының 95 еллыгына багышлап районыбызның 17 авыл хакимияте үзара ярыш уздырдылар. Программада вокал, инструменталь, халык такмаклары, аерым дуэт белән җырлар башкару сорала иде. Безнең район күп милләтле, шуңа да ярышта төрле милләт кешеләренә үз халык җыр-такмакларын башкарырга рөхсәт ителде.

Бу ярышта “Саз” ансамбле дә катнашты һәм программабызда халкыбызның борынгы “Чәм-чирак” җырын җырладык. Бу җыр ярәшелгән кыз турында иде, без аны халкыбызның борынгы уен кораллары: думбра, кубыз һәм ятаганда уйнап, ярәшү-күчкә кодалар килүен ат тояклары, кыңгараулар тавышларын чыгарып башкардык.

Халыкка һәм жюрига бу чыгыш шулкадәр ошады, алкышларга күмделәр. Аңламаслар дип шикләнгән идек, ничә милләт һәм 17 авыл хакимияте арасында “Саз” ансамбле Гран-прига лаек булды. Ансамблебезнең музыкаль җитәкчесе Әбүзәр Миннебаев бик тә уңган, сәләтле кеше. Ансамбль кызларын төрле уен коралларында уйнарга өйрәтә. “Чәм-чирак” җыры минем балачактагы хатирәләрдә өзек-өзек булып калган, шуларны темасына карап тулыландырдык. “Чәм-чирак”ны башкарып утырганда мин Әбүзәргә: “Менә әүвәлгеләр тигез тактага кыллар тарттырып, шунда көй чыгара иделәр. Аны “ятаган” дип атыйлар”, - дип әйтүем булды, икенче килүендә Әбүзәребез үзе ятаган ясап алып килгән. Җиңел куллы кеше икән, мине ятаганда, кызларны башка уен коралларында уйнарга өйрәтә.

Һәм тагын да шуны әйтеп китәсем килә, безгә якшәмбе көнне Төмәннән җырчы Луиза Сөрмәтова, үзенең иҗатташ дуслары белән килеп, матур концерт оештырды. Мөнәҗәтләр, халык җырлары башкарып халык күңелен яуладылар. Хәлил Вагайлы, Әнәс Гаитов, Гөлзифа Нигъмәтуллина, Мәүлидә Хәйруллина һәм безнең авыл кызыбыз Азалия Хәмидуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Екатерина ӘХМӘТҖАНОВА, Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836