Редакциябез котлаулар кабул итте

последние и лучшие новости искусства в мире

39-615 сентябрь көнне «Яңарыш» газетабызның 32 еллыгын билгеләп үттек. Шушы дәвердә газетабыз үзенә тугры дуслар туплады. Аларның ярдәмен тоеп, хуплау, мактау, рәхмәт сүзләрен ишетү безгә җиң сызганып эшләргә, алга барырга көч бирә. Бүген газетабыз олысы-кечесе өчен яратып укый торган, һәркем үзе өчен кызыклы, файдалы мәгълүмат таба алган бердәнбер газета. Шулай ук газета һәрбер укучы өчен үзен сынап, каләм тибрәтеп карау мөмкинлеген биргән ачык мәйдан да. Газета белән бергә күпме сәләтле шәхес үсеп җитеп, үз урынын тапты.

Хәзер аларның исеменәрен санап чыгар өчен генә дә газета битләрендә урын җитмәячәк. Газетабызда аена бер мәртәбә «Без – бергә» исемле кушымта бастырылып чыга. Анда Татарстан, милли тормыш яңалыклары, халкыбызның күренекле шәхесләре, дәүләт эшлеклеләре белән әңгәмәләр урын ала.

«Яңарыш»ыбызның туган көне уңаеннан, редакциягә кунакка Төмән өлкә Думасының социаль сәясәт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» партиясесенең төбәк бүлеге җитәкчесе Ольга Швецованың килүе безне сөендерде.

- Сезгә сәламәтлек, авыр, шул ук вакытта мактаулы да эшегездә зурдан-зур уңышлар телим. Киләчәктә дә халкыбызга намус белән хезмәт итеп, өлкәбезне рухи яктан баетучы визит карточкасы булып калуыгызны телим. Редакция коллективына һәм газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтовага татар халкының мәдәниятен, мәгарифен, тарихын, динен күпкырлы яктыртып барулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез! Шулай ук Төмән өлкә Думасы белән хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт, киләчәктә дә уңышлы дәвам итәрбез, - диде ул үзенең котлау сүзендә.

Ольга Владимировна һәркемгә бүләкләр тапшырды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума