Материалы

“Рәгес авылының шәҗәрә китабы”ның тәкъдим итү чарасында

последние и лучшие новости искусства в мире

46-2* Яңа китап

30 октябрь көнне Төмән шәһәренең «Пароходчылык конторасы» мультиүзәгенең кече залында өлкә себер татар язучылар берлеге әгъзасы, Вагай районы себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрхәд Шаморадовның «Рәгес авылының шәҗәрә китабы»н тәкъдим итү чарасы булды. Күңелле очрашуга Рәгес авылыннан зур делегация, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, туган як тарихы белән кызыксынучы якташлар җыелдылар.

Чараны китап авторы Фәрхәд Шаморадов кунакларны сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде. Аннары китап белән таныштырып: «Бу китабымда Яркәү районының Рәгес авылы халкы турында уникаль архив мәгълүматлары басылып чыкты. Биредә 43 нәсел схемасы төзелеп, гаиләләрнең бәйләнешләре XVII гасырдан башлап урнаштырылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар, авыл атамасының килеп чыгышы турында мәгълүматлар китерелә. Китап нәсел шәҗәрәсен үз эченә алган архив тарихи документларына нигезләнгән. Туган авылым Бигәтен турында китабым чыккач, үзләренең токым-нәселләрен белергә теләп, миңа мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Мин аларның үтенечләрен бик теләп үтим. Әлбәттә, киләчәктә дә бу эшне дәвам итәрмен дип уйлыйм. Ә менә Рәгес авылына өстенлек бүрүемнең төп сәбәбе – ул кызымның әбисенең туган авылы була», - диде ул, бәхетле елмаеп. Аннары китап авторы авыллар тарихы белән ничек кызыксына башлаганы, Рәгес авылы халкының нәселен төзү эшендә кемнәр ярдәм иткәне, кайсы архивларда казынганы, тагын кайсы себер татар авыллары турында кызыклы мәгълүматлар тапканы турында сөйләп, китап рецензенты, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, китапның баш мөхәррире Максим Сагидуллинга рәхмәт белдерде. Рәгес авылыннан килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп: «Китапны укыганда туганнарыгызның исем-фамилияләре, туган елларында хаталар булырга да мөмкин. Бу, әлбәттә, минем хата түгел, мин архив кәгазьләрендә ничек язылган, шулай язып алам, үземнән бер сүз дә өстәмим, төзәтмим дә. Ул хаталар шул чорда халык санын алу эшен башкарган һәм авыл кешеләренең грамотасы нинди дәрәҗәдә булганын күрсәтә. Әгәр дә китапта бирелгән токымыгызда үзегезне тапмасагыз, хәзер сезгә үзегезгә дәвам итәргә мөмкинлек бар», - диде. Яңа китабы белән котлап өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова чыгыш ясады. Ул: «Себер татар авыллары турында язылган китапларны тәкъдим итү чарасын берләштереп, ел саен үткәреп торырга тырышабыз. Бу идеяне безгә өлкә фәнни китапханәсе белгече Гөлнур Әхмәтова бирде, аңа зур рәхмәт. Фәрхәд Әбдалим улының бу китабы да тарихи яктан бик бай, кызык эчтәлекле. Ул безнең ата-бабаларыбызның рухы һәм тарихи истәлекләр белән сугарылган», - дип хезмәтенә олы бәя бирде. Аның сүзләренә Максим Сагидуллин кушылып: «Рәгеслеләр китаплы булдылар, бу бит – зур бәхет. Андый китап һәр татар авылында булсын иде. Киләчәктә булыр әле дип ышанам, чөнки язучыларыбыз бар», - дип китапка төпле, фәнни анализ ясады. Тарихи яктан авторның хезмәтенең кыйммәте турында Гөлсифа Бакиева сөйләде. Чыгыш ясаучылар арасында тарих фәннәре докторы, профессор Александр Ярков, Төмән тарихи-нәсел җәмгыятенең мактаулы әгъзасы Гаҗилә Гобәйдуллина, өлкә фәнни китапханәсе белгече Гөлнур Әхмәтова чыгыш ясадылар. Җирле, үзешчән шагыйрә Гөлнара Калиева Фәрхәд Әбдалим улына багышлап язган шигырен укыды. Рәгес авылы халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен Нурханә Гадиева җиткерде. Бүгенге көндә Төмәндә яшәсә дә, ул авылының бай табигате, саф күңелле авылдашлары белән горурланып сөйләде. Авылда мәчет төзелүе, аңа ярдәм кирәклеген әйтеп үтте. Яз айларында авылны бик еш су алу сәбәпле, ярты авылны икенче җиргә күчереп, аңа «Икенче Маранка» дип исем бирелгәнгә бик пошынды. Һәм туган авылыннан чыккан күренекле шәхесләрен барлады.

Очрашуга нәтиҗә ясап Фәрхәд Әбдалим улы: «Бүген безгә бу чараны үткәрергә мөмкинлек биргән «Пароходчылык конторасы» мультиүзәге җитәкчесенә, хезмәткәрләренә, сезгә - килгән кунакларга рәхмәтемне белдерәм. Безнең белән күрешергә себер татарлары гына түгел, белдерүне интернеттан укып белгәннәр дә килделәр. Моңа без икеләтә шатбыз. Бу чара төрле кешеләрне берләштерүе, уңай эмоцияләр, тарихка кызыксыну уятуы белән кадерле һәм мөһим. Бүген, мәсәлән, биредә күпчелек кеше танышты, телефон номерлары белән алмаштылар, күпләре үзләренең шәҗәрәләрен булдыру турында чынлап уйландылар. Димәк, без дөрес юлда һәм бу - эшебезне дәвам итәргә зур этәргеч булды», - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума